Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 июля 2020 06:21

Коронавирус хакында белгеч фикере

Дөньяда Covid-19 пандемиясе әлегә югары ноктасына җитмәде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Белгеч фикеренчә, инфекция кабынуы теркәлгәндә «12 атна эчендә коронавирус белән зарарлануның 400 мең очрагы ачыкланган». «Узган ял көннәрендә дөньяда 400 мең зарарлану очрагы ачыкланды, -...

Дөньяда Covid-19 пандемиясе әлегә югары ноктасына җитмәде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Адан Гебрейесус әнә шундый фикер белән уртаклашты. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Белгеч фикеренчә, инфекция кабынуы теркәлгәндә «12 атна эчендә коронавирус белән зарарлануның 400 мең очрагы ачыкланган».

«Узган ял көннәрендә дөньяда 400 мең зарарлану очрагы ачыкланды, - диде Гебрейесус. - Кабыну тизләнә, һәм без әлегә эпидемия бусагасына чыкмадык».

Хәзерге вакытта дөньяда 11,4 млн зарарлану очрагы теркәлгән, 535 меңнән артык кеше үлгән. Үлем дәрәҗәсе глобаль дәрәҗәдә тигезләнде. Аерым илләр коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр санын шактый киметүгә ирешкән, әмма башка дәүләтләрдә үлем очраклары саны арта бара.

Элегрәк «Татар-информ» Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Covid-19 инфекциясеннән Россия вакцинасы белән кызыксынганлыгын хәбәр иткән иде.

татар-информ