Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 июля 2020 13:14

Укучыларның белемен тикшерәчәкләр

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдә укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр. Бу дистанцион уку аркасында килеп чыккан проблемаларны ачыклау өчен эшләнә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында узган «Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөньякүләм мәгариф системасына таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә әйтте. «Без билгеләр куймаячакбыз, бары тик белем дәрәҗәсен генә караячакбыз. Әгәр дистанцион уку аркасында...

Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдә укучыларның белемнәрен тикшерәчәкләр. Бу дистанцион уку аркасында килеп чыккан проблемаларны ачыклау өчен эшләнә. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов видеоэлемтә режимында узган «Пандемиянең беренче нәтиҗәләре: дөньякүләм мәгариф системасына таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» халыкара конференциясендә әйтте.

«Без билгеләр куймаячакбыз, бары тик белем дәрәҗәсен генә караячакбыз. Әгәр дистанцион уку аркасында белемдә нинди дә булса „бушлыклар“ барлыкка килгән икән, безнең укучыларга һәм кирәк булганда укытучыларга да ярдәм итү өчен махсус программа әзерләнгән», — диде министр.

Мәгариф министры әйтүенчә, өйдә уку аркасында барлыкка килгән җитешсезлекләрне бетерергә, «белем нәтиҗәләрен тиешле дәрәҗәгә җиткерергә» ярдәм итәчәк. 

Татар-информ