Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 июля 2020 07:11

Галимнәр коронавирустан сакланырга ярдәм итә торган ризыклар хакында сөйләде

Француз галимнәре ашау рационы һәм яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы арасындагы элемтә булуын ачыклаган. Бу хакта The Sun газетасына сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Күзәтүләр күрсәткәнчә, коронавирустан үлүчеләр аз булган илләрдә яшәүче кешеләр ферментацияләнгән ризыкны күп куллана икән. Әйтик, Германия һәм Көньяк Кореядә яшәүчеләр рационына даими рәвештә тозлы кәбестә һәм кимчи...

Француз галимнәре ашау рационы һәм яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы арасындагы элемтә булуын ачыклаган. Бу хакта The Sun газетасына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Күзәтүләр күрсәткәнчә, коронавирустан үлүчеләр аз булган илләрдә яшәүче кешеләр ферментацияләнгән ризыкны күп куллана икән.

Әйтик, Германия һәм Көньяк Кореядә яшәүчеләр рационына даими рәвештә тозлы кәбестә һәм кимчи (ферментацияләнгән яшелчәләр) керә. Әлеге продуктларның составында иммунитетны ныгыта һәм инфекциянең организмга эләгүен тоткарлый торган антиоксидантлар бар. Шунлыктан әлеге илләрдә яшәүчеләр коронавирус белән авырганнан соң ешрак терелә, дип саный тикшеренүчеләр.

Греция, Болгария һәм Төркиядә дә коронавирустан үлүчеләр күп түгел. Әлеге илләрдә кешеләр составында антиоксидантлар булган йогыртны еш (әмма тозлы кәбестәгә караганда азрак күләмдә) куллана. 

татар-информ