Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 августа 2020 08:28

Балалар пособиесе ике тапкырга артачак?!

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләнүче пособие күләмен арттырырга планлаштыралар. Пособиенең 5,5 мең сумнан 11-12 мең сумга кадәр артуы ихтимал. Хәзерге вакытта закон проектына үзгәрешләр кертү буенча эшләр башкарыла. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, пособиеның хәзерге күләме ярлы гаиләләрнең хәлен яхшырта...

Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләнүче пособие күләмен арттырырга планлаштыралар.

Пособиенең 5,5 мең сумнан 11-12 мең сумга кадәр артуы ихтимал. Хәзерге вакытта закон проектына үзгәрешләр кертү буенча эшләр башкарыла. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, пособиеның хәзерге күләме ярлы гаиләләрнең хәлен яхшырта алмаган. Шуңа күрә министрлык 2021 елга әлеге түләүләрнең күләмен арттырырга ниятли. Хәзерге вакытта бу пособие 2 миллионнан артык балага түләнергә тиеш. РФ Иҗтимагый палатасының демография, гаилә һәм балаларны яклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко әйтүенчә, аз тәэмин ителгән гаиләләрнең күбесе күпбалалы. “Бүген Россиядәге күпбалалы гаиләләрнең яртысы диярлек ярлы хәлдә. Пособие күләмен арттыру, беренче чиратта, нәкъ менә аларга ярдәм булачак”, - диде Рыбальченко.