Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 августа 2020 07:05

Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр. Депутат Василий Власов мәгариф министры Сергей Кравцовка шул хактагы тәкъдимне җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде. Аның фикеренчә, бу социаль элемтәләр...

Дәүләт Думасында яңа уку елын 1 октябрьгә күчерергә тәкъдим иттеләр. Депутат Василий Власов мәгариф министры Сергей Кравцовка шул хактагы тәкъдимне җиткерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентарий үз инициативасын илдә көн саен Covid-19 коронавирус инфекциясенең 5 меңгә якын яңа очрагы ачыклануы белән дәилләде. Аның фикеренчә, бу социаль элемтәләр саны кисәк артуына һәм авыруның яңадан таралуына юл куймаячак.

«Шулай ук балалар һәм ата-аналарның яңа уку елы алдыннан тиешле медицина тестлары тапшыру өчен вакытлары күбрәк булачак, бу да медицина инфраструктурасын өстәмә йөкләнештән азат итәчәк», - дип искәртте депутат. 

tatar-inform.tatar