Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 августа 2020 12:56

Татарстанда 1 сентябрьдә мәктәп линейкаларында 100 кеше генә катнаша ала

Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте. «1 сентябрьдә линейкаларны безгә тыймыйлар, бездә булачак, әмма кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Урамда линейкада катнашучылар йөздән, ә бинада илледән артмаска тиеш», — дип...

Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.

«1 сентябрьдә линейкаларны безгә тыймыйлар, бездә булачак, әмма кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. Урамда линейкада катнашучылар йөздән, ә бинада илледән артмаска тиеш», — дип аңлатты спикер. Мәктәпләрдә башка күмәк чаралар кичектереләчәк. «Мәктәпләрдә чаралар булачак, әмма алар параллель сыйныфлар белән бергә яки аерым сыйныфларда булачак. Бу мәктәптәге балалар санына бәйле», — диде Алсу Әсәдуллина. Ата-аналарга мәктәпкә битлек киеп килергә кирәк булачак, дип искәртте ул. 

татар информ