Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 августа 2020 13:04

Рафис Борһанов кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, уку елы башлангач, кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты. Бу хакта ул онлайн-эфир барышында ачыклык кертте. «Санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында чикләүләрнең кайсы гына этабы булмасын, артык саклану беркайчан комачауламаячак, ләкин мәҗбүри таләпләргә килгәндә, класста күмәк дәрестә укучылар, укытучыларга да битлек кирәкми. Укытучы бала белән...

Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, уку елы башлангач, кайсы очракта укытучылар битлек кияргә тиешлеген аңлатты. Бу хакта ул онлайн-эфир барышында ачыклык кертте.

«Санитар-эпидемиологик вазгыять аркасында чикләүләрнең кайсы гына этабы булмасын, артык саклану беркайчан комачауламаячак, ләкин мәҗбүри таләпләргә килгәндә, класста күмәк дәрестә укучылар, укытучыларга да битлек кирәкми. Укытучы бала белән шәхси дәрес вакытында битлек кияргә тиеш», — диде министр.

Рафис Борһанов мәктәптә өлкәннәр үзара аралашканда битлектән йөрергә тиешлеген искәртте. Укытучылар бүлмәсендә, әти-әниләр белән сөйләшкәндә дә укытучы битлек кияргә тиеш булачак. Шулай ук, азык-төлек блогы хезмәткәрләре гел битлектә, перчаткаларда булырга тиешлеген әйтте.

«Сентябрь башында барысы да аңлаешлы, ачык булачак. Без кайчак артыгын хафаланабыз, хәер, әти-әнинең борчылуы аңлашыла инде». — дип белдерде министр. 

татар информ