Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
01 сентября 2020 13:26

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Белем көне» уңаеннан мөрәҗәгате

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм. Һәр елны 1 сентябрь җитте исә, без иң җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, җанга якын сабакташларыбызны искә төшерәбез....

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Һәр елны 1 сентябрь җитте исә, без иң җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, җанга якын сабакташларыбызны искә төшерәбез. Тормышыбыздагы мөһим вакыйгалар, файдалы, мәрхәмәтле гамәлләр башлангычларының күпчелеге күңелебезгә шул чорда салынган. Чөнки мәктәп – белем туплау, иҗади ачышлар ясау, кыю эшләр ниятләү, ихластан дуслашу өчен чиксез мөмкинлекләр бирә торган могҗизалы бер галәм. Бүген тәүге тапкыр дәрескә чакырып кыңгырау чыңлау белән меңләгән яшь татарстанлыга иксез-чиксез гыйлем офыклары ачылачак. Беренче сыйныф укучыларына киң һәм якты белем дөньясы буйлап сәяхәтләре вакытында бары зирәк һәм изге җанлы укытучылар, ышанычлы иптәшләр юлдаш булуын, киләчәктә камил шәхеслек дәрәҗәсенә, уңышларга ирешүләрен телим.

Узган уку елы мәгариф системасы өчен, шулай ук безнең барыбыз өчен дә зур сынау булды. Куркыныч чир таралу шартларында мәктәпләр һәм югары уку йортлары укытучылары, тәрбиячеләр, уку-укытуны оештыручылар югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм сабырлык белән үз хезмәтләрен белем бирү сыйфатына зыян китермичә башкардылар, мөгаллим дигән мактаулы исемгә лаек булуларын тагын бер кат расладылар. 

Яңа уку елы мәгариф һәм фән өлкәсе өчен, һичшиксез, нәтиҗәле булыр дип ышанам. Татарстанда «Мәгариф» милли проектын, заманча мәктәпне, цифрлы нигезгә корылган укытуны үстерү, күп телдә белем бирү комплекслары белән бәйле программаларны гамәлгә ашыру моңа бәрәкәтле җирлек хезмәтен үти.

Бөек илебез һәм газиз республикабызга тугры ватанпәрвәрләр, намуслы һәм вөҗданлы, алгарыш хакына игелек кылуны максат иткән, халыкның рухи хәзинәләрен ныклы таяныч дип таныган, иҗади фикерле, гамьле яшьләр тәрбияләү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия. Хәтер һәм дан елында, шулай ук Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап уздырылган төрле чаралар җәмгыятебез өчен өстенлекле әлеге бурычларны хәл итүдә зур ярдәм булыр дип уйлыйм.

Укытучыларга, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, мәгариф системасының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына татарстанлыларның яшь буыны һәм республикабыз мәнфәгатьләрен кайгыртып фидакарьләрчә хезмәт куюлары өчен олы ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм! Бу уку елы зур казанышлар алып килсен, яңа иҗади җиңүләргә рухландырсын! Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!

Белем көне котлы булсын, кадерле татарстанлылар!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов