Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 сентября 2020 13:27

“Үз авылыңның тарихын беләсеңме?”

чираттагы очрашуыбызны шулай дип атарга булдык. Туган як, авыллар тарихын балаларыбыз белеп үсәме соң? Кызганычка каршы, бик азлары генә белә. Бүген Ватаныңның тарихын гына белү җитми, милләт булып сакланып калу өчен үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны өйрәнү дә кирәк. Бу уңайдан Арча районы Яңасала “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр...

чираттагы очрашуыбызны шулай дип атарга булдык. Туган як, авыллар тарихын балаларыбыз белеп үсәме соң? Кызганычка каршы, бик азлары генә белә. Бүген Ватаныңның тарихын гына белү җитми, милләт булып сакланып калу өчен үзеңнең туган төбәгеңне, үзеңә кагылышлы тарихны өйрәнү дә кирәк. Бу уңайдан Арча районы Яңасала “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр бик бәхетле, чөнки тәрбияче Земфира апалары аларга кечкенәдән туган як тарихын, аның хезмәт сөйгән халкы, билгеле шәхесләре турында бик күп сөйли. Сөйләү бер нәрсә, ә менә күз белән күреп, кул белән тотып карау бөтенләй башка нәрсә. Шул уңайдан алар бүген Яңасала авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Анда нәни дусларны Яңасала авыл китапханәсе мөдире Фәридә Альберт кызы Борһанова, авыл мәдәният йорты мөдире Гөлназ Йосыф кызы Касыймова карша алды. Арча районы Яңасала авыл китапханәсе каршында эшләүче “Г.Бәширов һәм туган як” музеенда нәниләр әби–бабаларыбызның борынгы заманнардагы тормышларын күз аллауны булдыру өчен китапханәче апалары балаларны музей белән таныштырып, борынгы әби бабайларыбызның яшәү рәвешен чагылдырган экспонатлар белән таныштырды. Һәр экспонат турында матур итеп сөйләде, куллары белән тотып карарга рөхсәт итте. Балалар бик кызыксынып һәр әйберне игътибар белән карадылар, сорауларына җаваплар алдылар. Аннан сәяхәтебез авылыбызның уртасында уранашкан Сугыш чыры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә ачылган “Җиңү Паркында” дәвам итте. Яңасала авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ апалары Касыймова балаларга Бөек Ватан сугышы чорындагы өлкәннәрнең, балаларның аянычлы язмышлары турында сөйләде. Бергәләшеп аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Юлыбызны дәвам итеп авылдашыбыз, Татар халык язучысы Гомәр ага Бәширов туган нигездә язучының истәлегенә ачылган “Әдәби бакча”да булдык. Китапханәче Фәридә апалары нәниләрне язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Бүгенге сәяхәт очрашуыбыз һәркем өчен дә бик күңелле һәм файдалы булды.

Арча районы Яңасала авыл китапханәсе мөдире

Борһанова Фәридә