Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 марта 2021 14:04

1 апрель – Көлке көне

Март ае ахырга якынлаша, димәк язның икенче ае  – апрель килә. Ә апрель нәрсәдән башлана? Дөрес, шаярудан, чөнки 1 апрель  – көлке көне. Бу көнне туганнарны, дусларны, якыннарны һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләрне шаярту кабул ителгән. Тик шунысын исегездә тотыгыз, әлеге шаяртулар күңелле һәм зарарсыз булырга тиеш. Көлке көне белән бәйле берничә...

Март ае ахырга якынлаша, димәк язның икенче ае  – апрель килә. Ә апрель нәрсәдән башлана? Дөрес, шаярудан, чөнки 1 апрель  – көлке көне.

Бу көнне туганнарны, дусларны, якыннарны һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләрне шаярту кабул ителгән. Тик шунысын исегездә тотыгыз, әлеге шаяртулар күңелле һәм зарарсыз булырга тиеш.

Көлке көне белән бәйле берничә кызык факт:

Массакүләм мәгълүмат чараларында иң иске шаярту булып 1 апрельдә Тауэрдагы ак арысланнарны юу турындагы британ шаяруы санала. 1698 елда Лондон газеталарының берсендә Тауэрга чакыру-мәкалә бастырыла, имеш анда ак арысланнарны юачаклар. Лондонлылар төркем-төркем бу мавыктыргыч тамашаны карарга ашыга, ләкин урынга килгәч, алдануларын беләләр һәм күңелләре кайта. Шунысы игътибарга лаек, 1860 елда газеталарның берсе төп-төгәл бу белдерүне кабатлагач, нәтиҗә шундый ук була.

1703 ел датасы белән билгеләнгән Россиядәге беренче апрель шаяртуының авторы Петр I булган, диләр. Шаяртырга яраткан рус патшасы үзенең Европа «туры» вакытында беренче апрель шаяртуларын күргән һәм аны рус җирендә дә кертергә карар кылган. Ул көнне глашатайлар урам буйлап йөреп, кешеләрне «моңарчы күрелмәгән тамашага» чакыралар. Күрсәтелгән урында бик күп тамашачылар җыела. Пәрдә ачылгач, алар, гаять зур полотнодагы «Беренче апрель  – беркемгә дә ышанма!» дигән язуны гына күреп, таң калалар.

Зәлидә Фәттәхова