Мин Актаныш районы 6 нчы санлы «Каенкай» балалар бакчасыннан Гайнетдинова Ралина Фидан кызы. Мина 5 яшь. Мин шигырь сөйләргә, биергә яратам. Конкурсларда актив катнашып матур нәтиҗәләргә ирешкән өчен тәрбияче апам Ләйсән Рәдифовна мине үзенә кунакка чакырды. Мин шундый шат. Шатлыгымны сезнең белән дә уртаклашасым килә. Кунакка баруым бик күңелле һәм файдалы булды. Без Ләйсән Рәдифовна белән тәмле кекслар пешердек һәм «Сабыйskills» конкурсында кулинария буенча 2 нче урынга лаек булдым. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешербез дип ышанам. Сезгә дә файдалы һәм күңелле яллар телим.