Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2022 13:22

Бишектәге бишкә төрләнер

Бишек җырлары Әлли-бәлли итәр бу, Йокыларга китәр бу. Бәү-бәү итеп, күз йомып, Изрәп кенә китәр бу. Алма кебек тәгәрәп, Үсеп буйга җитәр бу, Абыйлары артыннан Мәктәпләргә китәр бу. Мәктәпләрдә укыгач, Галим булып җитәр бу. Әлли-бәлли бәүкәем, Җан йөрәгем, нәнкәем, Рәхәт кенә тынычлап Йоклап китәр бәбкәем... Бала уятканда Тор, тор, тургай,...

Бишек җырлары

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу.

Бәү-бәү итеп, күз йомып,

Изрәп кенә китәр бу.

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу,

Абыйлары артыннан

Мәктәпләргә китәр бу.

Мәктәпләрдә укыгач,

Галим булып җитәр бу.

Әлли-бәлли бәүкәем,

Җан йөрәгем, нәнкәем,

Рәхәт кенә тынычлап

Йоклап китәр бәбкәем...

Бала уятканда

Тор, тор, тургай,

Таң-таң ата бугай,

Тургай, кил, чыпчык, чык,

Чырык, чырык, чырык!

Үчти-үчти сикерткәндә

Үчтеки, үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки,

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

Тәпи йөрергә өйрәткәндә

Вак кына, вак кына,

Бәләкәй генә, куак кына.

Куак асты саз гына,

Бөдрә чәчле кыз гына,

Кил, уйнаек аз гына.

Я, кил әле, кил әле,

Килә аласың микән әле?

Камыт аякларың белән

Баса аласың микән әле?

Бас-бас эзенә,

Күз тимәсен үзенә:

Яшел чирәм үсеп бара

Аяк баскан эзенә.

Тел ачтырганда

Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит,

Чәп-чәп иткәч үсеп кит,

Чәп-чәп ит тә йөреп кит,

Белгәнеңне сөйләп кит.