Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 сентября 2022 11:15

Без – кунакта: Яр Чаллыда

  Казан кунакларын Яр Чаллының 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы киң колач җәеп каршы алды. "Салават купере"н ай саен түземсезлек белән көтеп алуларын, балалар белән шөгыльләрдә куллануларын, тәрбиячеләргә өстәмә ярдәмлек буларак файдалануларын сөенеп уртаклаштылар. Үзләренең дә мактанырлык урыннары бар. Балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә “Туган телләр һәм халык бердәмлеге...

 

Казан кунакларын Яр Чаллының 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы киң колач җәеп каршы алды. "Салават купере"н ай саен түземсезлек белән көтеп алуларын, балалар белән шөгыльләрдә куллануларын, тәрбиячеләргә өстәмә ярдәмлек буларак файдалануларын сөенеп уртаклаштылар.

Үзләренең дә мактанырлык урыннары бар. Балалар бакчасы 500 мең сум күләмендә “Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм” гранты отуы;

Республикабызның туган телдә белем һәм тәрбия бирүче укытучылары арасында Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектлар бәйгесендә тәрбиячебез - Гөлчәчәк Мирасовнаның грант отуы,

281 мең сум күләмендә "Татнефть" хәйрия фонды грантын отулары һәм сөйләм телендә кимчелекләре булган балалар өчен "Кояшкай"студиясе булдырылуы хакында сөйләделәр.

Бүгенге уңышлары хөрмәткә лаек. "Үз һөнәрләренә тугры, җаваплы, эшләрен яратучы, балаларны үз әниләре кебек караган тәрбиячеләр эшли бездә",- дип тәрбиячеләрне мактады бакчаның мөдире Илюсә Өлфәт кызы.

Уңышлар һәм бары тик уңышлар гына телибез сезгә хөрмәтле, дусларыбыз. Алга таба да"Шатлык" ларга шатланып кына яшәргә язсын.

 

Галерея