Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 октября 2022 10:31

Без – кунакта: 54 нче балалар бакчасында.

«Салават күпере» журналы редакция хезмәткәрләре янәдән очрашуда. Бу юлы – Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 54 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында кунакта. Бакча мөдире Фәридә Әхәт кызы кунакларны якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды.  Журналның баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зыятдин кызы һәм әдәби мөхәррир Гөлнара Фәрит кызы – «Салават...

«Салават күпере» журналы редакция хезмәткәрләре янәдән очрашуда. Бу юлы  Казандагы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 54 нче катнаш төрдәге балалар бакчасында кунакта. Бакча мөдире Фәридә Әхәт кызы кунакларны якты йөз, тәмле сүз белән каршы алды. 

Журналның баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зыятдин кызы һәм әдәби мөхәррир Гөлнара Фәрит кызы  «Салават күпере» нең гади генә журнал түгел, ә малай-кызларның буш вакытын тагын да күңеллерәк итү өчен шәп кулланма булуы хакында сөйләделәр.

«Хәзерге заман кешесенең тормыш активлыгын билгели торган, аңа «заманадан калышмаска ярдәм итәячәк» фактор – ул өзлексез үзбелемеңне арттыру процессы. Педагогик эшчәнлекнең аерылгысыз өлеше булып үзенең һөнәри белемеңне үстерү, өзлексез белем алу тора» – дип сүзне җөпләде балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Ләйсән Вәлиева. Әлбәттә без бу фикер белән килешәбез. Чөнки педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру үзбелемеңне арттырудан башлана. Бу вакытта хөрмәтле, тәрбиячеләр, сезгә журнал ярдәмгә килер. «Салават күпере» − мультимедиа басма да әле ул. Ул балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү махсус программалары нигезендә эшләнә, шуңа күрә татар телендә өстәмә бирем бирүдә кулай ярдәмлек булып тора. Журнал битләрендә үзенчәлекле QR кодлар яшеренгән. Алар ярдәмендә YouTube каналга кереп, кызыклы видеолар карап була.

 

Галерея