Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 октября 2022 13:55

Әхмәтнең укыйсы килә

Алты яшь тик әле Әхмәткә, Бик йөрисе килә мәктәпкә. «Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, — Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди. «Улым, ашыкма, — ди әнисе. — Кечкенә бит, яшь бит әле син. Бер елдан соң йөри башларсың». «Ә бер ел ул, әни, кайчан соң? Иртәгәме? Берсекөнгәме? Көннәр салкынайгач,...

Алты яшь тик әле Әхмәткә,

Бик йөрисе килә мәктәпкә.

«Кайчан җиде яшькә җитәм? — ди, —

Тиз-тиз генә үссәм икән», — ди.

«Улым, ашыкма, — ди әнисе. —

Кечкенә бит, яшь бит әле син.

Бер елдан соң йөри башларсың».

«Ә бер ел ул, әни, кайчан соң?

Иртәгәме? Берсекөнгәме?

Көннәр салкынайгач, көзгәме?

Әйт тә әйт!» — ди Әхмәт. Йә, ничек

Җавап бирсен инде әнисе?!

«Илдар тәпи йөри башлагач

Укырсың, — ди, җавап тапмагач. —

Бер ел үтәр, бәбкәм, шулчакта

Озатырмын сине мәктәпкә».

«Илдар! Илдар! Тор инде,

Тизрәк тәпи йөр инде».

Бари Рәхмәт