Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2022 11:04

Без – кунакта: 2 нче гимназиядә. "Китабым китапханәгә булсын бүләгем" флешмоб

2 нче гимназия ел да кызыклы да, кирәкле дә флешбомлар оештырып тора. Быел да безгә "Китабым китапханәгә булсын бүләгем" флешбомында катнашырга насыйп булды. “Үзеңә ошаган иң кызыклы, файдалы, китапларны башка укучылар белән дә уртаклашасың килсә, түгәрәк өстәл янында көтеп калабыз” дигән чакыру кабул итүгә без дә гимназиягә юл алдык. Китапларыбызны...

2 нче гимназия ел да кызыклы да, кирәкле дә флешбомлар оештырып тора. Быел да безгә "Китабым китапханәгә булсын бүләгем" флешбомында катнашырга насыйп булды. “Үзеңә ошаган иң кызыклы, файдалы, китапларны башка укучылар белән дә уртаклашасың килсә, түгәрәк өстәл янында көтеп калабыз” дигән чакыру кабул итүгә без дә гимназиягә юл алдык. Китапларыбызны китапханәче Рушания ханымга тапшырып, 1 нче сыйныфлар белән танышырга классларга таралдык. 1а, 1б, 1в, 1г сыйныфларында – бик акыллы, тәртипле балалар укуына сөенеп куйдым. Журналның Наян песиенә ияреп алар сәяхәткә чыктылар. Кызыклы видеолар, уеннар карап аргач, “Песикәй” тукталышына тукталдык. Ә “Песикәй” балаларга китап кыстыргыч ясарга өйрәтте. Китаплар һәрвакыт чиста, пөхтә йөрсен, ертылмасын өчен балалар тырышып-тырышып кыстыргыч ясадылар. Ә журналыбыз үз чиратында укучыларыбызга “4”, “5” билгеләренә генә укырга ярдәм дә итәр.

 

 

Галерея