Саннар белән кызыксыну төрле яшьтә барлыкка килергә мөмкин. Әлеге уен балага беренче 5 санны үзләштерергә ярдәм итәр. Иң элек һәр санны әйтеп, язылышын рәсемдә һәм бармакта күрсәтегез. Аннары рәсемнәрне, кисеп, яңадан үзара бергәләп тоташтырыгыз. Бала үзе саннарны төрле төсләргә буясын. Һәр сан рәсеме янына шул ук сандагы уенчык куеп, уенны төрләндерегез.
Чеби саный белми икән... Аны саннар һәм рәсемнәр белән таныштырып чык әле. Аларны кис тә яңадан тоташтырып кара. Йәле, сиңа ничә яшь? Шуны бармакларың белән күрсәт әле.