Казанга якын булуына карамастан, моңа кадәр Яшел Үзәнлеләр белән күзгә-күз карашып сөйләшү, аралашу мөмкинлеге булмаган икән. “Бездә методик берләшмә” дип хәбәр салуларына юлга кузгалдык. Ул көнне Яшел Үзән районының “Чишмәкәй” балалар бакчасы 40 лап тәрбияче-методистны үзенә сыйдырды. Очрашуыбыз тәҗрибә уртаклашу, мастер-класслар күрсәтү, әңгәмәләр кору белән үрелеп барды. Сезгә дә, дусларым, мастер-класстан бер мизгел тәкъдим итәбез.