Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 декабря 2023 14:20

Ипи, икмәк, ипекәй!

Ипи, икмәк, ипекәй! Без, татарлар, ипине яратып шулай атыйбыз. Ә дөньядагы башка халыкларда бу камыр ризыгы ничек атала икән? Кавказ һәм Урта Азия халыклары бодай оны белән судан бик тәмле ләвәш әзерли. Әрмән халкында ул – ипи генә түгел, ә муллык һәм бәхет билгесе дә. Италия халкы бик яратып чиабатта ашый. Итальян теленнән бу сүз «өйдә кия торган аяк киеме» дип тәрҗемә ителә. Чыннан да аның тышы кетердәп тора, ә эче буш. Бу камыр ризыгы бодай оны, су, чүпрә һәм зәйтүн маеннан әзерләнә.

Ипи, икмәк, ипекәй! Без, татарлар, ипине яратып шулай атыйбыз. Ә дөньядагы башка халыкларда бу камыр ризыгы ничек атала икән?
Кавказ һәм Урта Азия халыклары бодай оны белән судан бик тәмле ләвәш әзерли. Әрмән халкында ул – ипи генә түгел, ә муллык һәм бәхет билгесе дә. 
Италия халкы бик яратып чиабатта ашый. Итальян теленнән бу сүз «өйдә кия торган аяк киеме» дип тәрҗемә ителә. Чыннан да аның тышы кетердәп тора, ә эче буш. Бу камыр ризыгы бодай оны, су, чүпрә һәм зәйтүн маеннан әзерләнә. 
Багет – Франциянең чып-чын символы. Парижда, мәсәлән, көн саен ярты миллионга якын багет сатыла. Ипинең бу төре озак саклау өчен яраксыз, аны сатып алуга ук ашарга кирәк. 
Пита Якын Көнчыгышта һәм Урта диңгез буенда популяр. Гарәп питасын бик кызу мичтә пешерәләр, шуңа күрә аның эче буш кала. Ул тәмле һәм файдалы сендвичлар ясау өчен менә дигән!
Каравай – славян халыкларының яраткан ризыгы. Ул бик затлы ризык булып санала һәм бары тик зур мәҗлесләргә генә әзерләнә. Бу ипинең өсте камырдан ясалган хайван сыннары, чәчәкләр һәм үсемлекләр белән бизәлә. 
Маца – яһүдиләр ипие. Аның камыры бары тик бодай оныннан һәм судан ясала, бик нечкә итеп җәелә һәм бик тиз вакыт аралыгында мичкә тыгыла. 
Мексика халкы кукуруз оныннан тәмле һәм туклыклы тортилья әзерли. Ә Финляндия кибетләрендә рейкялейпя дигән арыш ипиен сатып алырга мөмкин. Ул фин теленнән “тишекле ипи” дип тәрҗемә ителә. Аның чыннан да уртасында нәни генә тишеге бар. Элегрәк финнар ипине бик сирәк һәм күп итеп пешергән һәм шул тишегеннән бауга элеп куйган. 
Һиндстанда наан ашыйлар. Ул бодай оныннан әзерләнеп, башта мичтә пешерелә, аннары кыздырыла. Наан ипи генә түгел, ә ризыклар салып чыгару өчен үзенчәлекле тәлинкә дә.