12 ноябрь 2019 яңалыклары
-
12 ноября 2019 14:34
Симптомнарсыз тән температурасы күтәрелү
835 тапкыр укылган тулырак укырга...
Балага салкын тигәндә, ул йөткергәндә, борыны тыгылганда, тән температурасы күтәрелү – табигый күренеш. Ә менә югары температурадан башка бернинди симптомнар булмаса, күп кенә әти-әни куркуга төшә һәм нәрсә эшләргә белми. Балалар табибы Евгений Комаровский бу очракта нәрсә эшләргә киңәш итә икән? Башка симптомнарсыз гына температура нинди сәбәпләр аркасында күтәрелә соң?... -
12 ноября 2019 10:31
Эче буп-буш, тавышы дөньяга сыймый
810 тапкыр укылган тулырак укырга...
Сәлам, дустым! Син бу табышмакның җавабын беләсеңме? Әйе, бу – барабан. «Беләсем килә!» сәхифәсенең музыкага багышланган язмаларында без музыка уен кораллары белән танышырбыз. Бүген сүзебез барабан турында барыр. Барабан – бәрмә уен коралы. Аның төзелеше бик гади: ул ике ягы тире белән тарттырылган цилиндр формасындагы буш эчле корпустан гыйбарәт. Корпусны... -
12 ноября 2019 10:26
Корольләр уены
803 тапкыр укылган тулырак укырга...
Сәлам, дустым! Синең теннис дигән уен турында ишеткәнең, теннис матчларын караганың бардыр. Бәлки, син теннис түгәрәгенә йөрисеңдер? Алайса, бу язма синең өчен! Теннис ул – спорт уены. «Теннис» сүзе француз теленнән алынган. «Тене» (tenez) сүзе «тотыгыз, алыгыз» дигәнне аңлата. Тенниска охшаган уен турында беренче мәгълүматлар Борынгы Рим һәм Борынгы Мисыр... -
12 ноября 2019 10:09
Бала ялганлый башласа
914 тапкыр укылган тулырак укырга...
Иртәме соңмы балалар алдалый башлыйлар. Галимнәр әйтүенчә, 4 яшьлек бала ике сәгатькә бер, ә 6 яшьлек бала сәгать ярымга бер тапкыр алдалый икән. Балалар аңлы рәвештә өч яшьтән соң ялган куллана башлыйлар. Бала үскән саен аның ялганын дөреслектән аеру кыенлаша бара. Баланың ялганлаганын билгеләргә булыша торган берничә кагыйдә бар, шуларны... -
12 ноября 2019 08:54
«– Әйдә, Шөһрәт, сине әти чакырды»
786 тапкыр укылган тулырак укырга...
... Бервакыт Гадилә күп итеп төнбоек чәчәкләре җыярга уйлады. Күл өстендә сарылы-аклы төнбоек шулкадәр күп, әйтерсең зәңгәр күлгә янып торган йолдызлар таратып ташлаганнар. Гадилә шул җем-җем итеп торучы йолдыз-чәчәкләрне өзеп ала да чәчләренә кадый, өзеп ала да чәчләренә кадый. Ә чәчәкләр эчкәрәк кергән саен матуррак. Вак дулкыннар өсләрен су белән... -
12 ноября 2019 06:31
Балалар һәм олылар
807 тапкыр укылган тулырак укырга...
Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсендәге этикет турындагы язмаларны укып барсаң, син инде яшьтәшләрең, дусларың арасында үзеңне ничек тотарга тиешлекне беләсеңдер. Ә менә олылар белән ничек аралашырга соң? Татар халкында үзеңнән олы кешегә «абый», «апа» дип әйтү кабул ителгән. Укытучыларга, тәрбиячеләргә исеме һәм әтисенең исеме белән эндәшәләр. Әти-әниеңә, туганнарыңа «син» дип...