21 декабрь 2022 яңалыклары
-
21 декабря 2022 11:06
Беренче адым
Камил әле бик кечкенә, Үрмәләп йөри инде, Ә ёлкага бүген менә Ул тәпи-тәпи килде. Бүлмәсеннән залга хәтле Килде берүзе генә, Ул үзе дә бик куанды, Куандырды безне дә. — Әттәтә, әттәтә, Камил йөри башлаган, Яңа елны тәпи басып, Зур үсеп каршылаган. Әминә Бикчәнтәева