21 июль 2023 яңалыклары
-
21 июля 2023 11:58
Хикмәтле сүз
Бер сүзне күп сөйләсәм, Аны тәмам «иләсәм», Тирги мине һәммәсе: Туйдырамын, янәсе. Ә мин шундый сүз беләм, – Ул сүздән туймый һичкем. Тиргәмиләр, сүкмиләр, – Сөйләп торсаң да өч көн. Кыен түгел әйтергә, Бик ансат, рәхәт үзе. Сезгә дә өйрәтәм аны: Ул була «рәхмәт» сүзе. Фәнис Яруллин