31 август 2023 яңалыклары
-
31 август 2023 10:09
Мәктәпкә барасы бар
916 тапкыр укылган тулырак укырга...Туйганчы уйнар идем дә, Минем шул вакытым тар, Иртәгә «биш»ле алырга Мәктәпкә барасы бар. Әтәчебез сизәр микән — Бик иртә торасы бар. Сез дә озак йокламагыз — Мәктәпкә барасы бар Киләчәктә Туган илдә Зур юллар саласы бар. Ә хәзергә, соңламыйча, Мәктәпкә барасы бар. Гәрәй Рәхим