Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 май 2026 11:54

Мәзәк сүзле нарасыйлар

Безне шатландырып, җете күзле ике оныгыбыз дөньяга килде. Беренчесе хәрәкәтчән шук малай, ике елдан соң – чибәр кыз бала. Әти-әнисе аларга нәкъ безнеңчә милли исемнәр кушты: Кәрим һәм Гөлназ. Телләре тумыштан ана, туган телебездә ачылды. Өч-дүрт яшьтә безне мәзәк сүзләре белән көлдерәләр иде. “Балам баласы – йөрәгем парәсе”, – ди мәкаль. Без сабыйларыбызны бик яратабыз, күп вакыт бергә булабыз.

Кәрим белән китаптагы рәсемне карыйбыз, анда ике маймыл сүрәте. Кәрим, «Монысы әтисе, ә бу – аның малае», – диюгә, ул: «Ә дәү әтисе кайда?» – дип сорады.

 

Урамда сәйранда йөреп кайткач, анда кемнәрне күрдегез? – дип сорауга, Кәрим: «эттән башка бер бала да күрмәдек», – диде.

 

Кәримне кечкенә криндельләр белән сыйлыйм. Ул аларны тәмләп кимерә башлады. Криндельләр каты, шуңа күрә мин: «Кәрим, тешләреңне сындыра күрмә!» – дигәч, ул: «Сынмыйлар, дәү әти, минем тешләрем нык ябыштырылган», – диде.

 

Зур криндельләрне күреп алды да: «Дәү әти, миңа криндельнең әнисен бир әле!» – ди.

 

Кәрим урт тешләренә ишарә итеп, сорады: «Ни өчен минем бу тешләрне ике кат куйганнар?»

 

«Без әти белән өй янындагы күлдән кармакка ике силутка эләктердек». Селёдканы әйтүе инде.

 

Кәрим: «Әти, карга нишләп исемен әйтеп бетерми ул, «карр» дип кычкыра да, туктый?»

 

Тешләре тимер түгел

Кәрим белән Гөлназ кабак төше кимерәләр. Алар инде кипкән, кабыгын ачу кыен. Кабыгын тешләрем белән әрчеп, кечкенә Гөлназ учына салам. Ул нәни кулын сузып, мин биргәнне көтеп утыра. Кәрим кабыгын ача алмый азаплана. Мин аңа ничек ачканны күрсәтеп, менә шулай эшлә, дигәч, Кәрим: “Дәү әти, минем тешләрем тимер түгел шул”, – диде. Минем ике теш металл тышчалы (коронкалы) иде. Җете күзле Кәримнең шуларга ишарәсе икән.

  Оныклар белән дачада яшибез. Күршеләргә кечкенә этен ияртеп бер ханым кунакка килгән. Этенә ул “улымчик, улымчик” дип дәшә, аңа шундый исем кушкан, күрәсең. Балаларга кызык, сәер тоеды бу исем. Кәрим: “Дәү әти, бу апа этнең әнисе микәнни?” – дип сорады.

 

Өч яшьлек Гөлназ белән әлифба китабын карыйбыз. Имән чикләвекләрен күрсәтеп, “болар нәрсә”, дип сорагач, ул шундук: “дуңгыз чикләвекләре”, – диде. Дуңгызларга ашатканнарын ишеткән, күрәсең.

 

Рәсемдәге кызыл алманы ул “антоновка”дип атады, гәрчә анда башка сорт сүрәтләнгән иде.

 

Урамда йөреп кергән Гөлназдан: “Анда нәрсәләр күрдең?” – дип сорагач, “Бер тешле әби күрдем, ул Адельның дәү әнисе икән”, – диде.

 

Әтисенең тамагына балык кылчыгы кадалгач, Гөлназ: “Дәү әти, акула балык ашый бит, ничек аның тамагына кылчык кадалмый?” – дип сорады.

 

Әнисе кайчы белән минем чәчне кыркый. Гөлназ карап утыра. “Гөлназ, әниең ялгыш минем колакны кисеп төшерсә, нишлибез?” Онычка күзен дә йоммый: “Дачадагы Дайниска (күрше эте) ашатырбыз!” – диде.

 

Оныкларга сөйлим: “Сез бик бәхетле балалар! Без Бөек Ватан сугышы балалары, ачлык ялангачлык кичердек. Туйганчы ашарга ипи дә булмады”. Гөлназ тыңлап торды да: “Дәү әти, ипи булмагач, сез майны нәрсәгә ягып ашадыгыз?” – дип сорады.

 

Әле өч яше тулмаган Гөлназ чәй өстәле янында: “Мәктәптә начар укыганнарны институтка якын да җибәрмиләр икән”, – дип гаҗәпләндерде.

 

Оныклар белән бергә циркта шаккаткыч тамаша карадык. Шунда күргәннәрен дүрт яшьлек Гөлназ рәсемдә тасвирлаган, афәрин! 

 

Гаитов Марс Җамали улы,

Хезмәт ветераны.