22 май 2026 яңалыклары
-
22 май 2026 11:54
Мәзәк сүзле нарасыйлар
43 тапкыр укылган тулырак укырга...
Безне шатландырып, җете күзле ике оныгыбыз дөньяга килде. Беренчесе хәрәкәтчән шук малай, ике елдан соң – чибәр кыз бала. Әти-әнисе аларга нәкъ безнеңчә милли исемнәр кушты: Кәрим һәм Гөлназ. Телләре тумыштан ана, туган телебездә ачылды. Өч-дүрт яшьтә безне мәзәк сүзләре белән көлдерәләр иде. “Балам баласы – йөрәгем парәсе”, – ди мәкаль. Без сабыйларыбызны бик яратабыз, күп вакыт бергә булабыз.