Әкиятханә рубрикасы буенча яңалыклар
-
20 сентября 2019 13:29
Бүләк кемгә? (Татар халык әкияте)
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган. — Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән. Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш. Сүзне башлый Көз: — Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым,... -
17 сентября 2019 11:29
Татар милли ризыклары турында табышмаклар
Йомырка белән онны Бутап камыр басканнар. Бәрәңге, ит, тоз салып, Почмаклар ясаганнар. (Өчпочмак) Утырсам да мин менә Тыйнак кына, тик кенә. Эчем тулы ит кенә, Май белән, дөге белән. (Бәлеш) Чыж иттереп саласың, Бик тиз генә аласың. Балга манып кабасың. Ул нәрсә? (Коймак) Камыр эчендә бәрәңге Йә, уйлап кара әле.... -
13 сентября 2019 15:36
Татар милли киемнәре турында табышмаклар
Әнием ак сәйлән тезеп Чиккән яшел бәрхетне. Ул үзем кебек бәләкәй, Ә исеме …. (Түбәтәй) *** Җырлый-җырлый сәхнәләрдә Аларның биер чагы. Кызларга бик килешә Башындагы …… (Калфагы) -
10 сентября 2019 10:11
Дуслар
Кич якынлашып килә иде. Алан әйләнәсендәге агачларның күләгәләре озыная барды. Менә алан өстендәге кояш, агачлар артына тәгәрәгәндәй булып, күздән югалды. Күләгәләр барысы да бергә тоташып җәелделәр, урман эче караңгылана башлады. Көне буе, кич җиткәнне көтеп, куак астында яткан ана куян урманда йөреп кайтмакчы булды. Киткән чакта, ул үзенең балалары Шалпан... -
10 сентября 2019 07:28
Ялкау малай (Татар халык әкияте)
Бер Кеше, Улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр. Бу Кеше, улына күрсәтеп: — Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! — дигәч, малай: — Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң... Иренмичә аны... -
09 сентября 2019 08:21
Казлар-аккошлар әкияте
(Рус халык әкияте) Бер Карт белән, бер Карчык торганнар, ди. Аларның бер Кызы белән бер бәләкәй Малайлары булган, ди. Бервакыт Карт белән Карчык базарга барырга җыенганнар. — Кызым, кызым! Без базарга барабыз, син өйдә утыр, кечкенә энеңне кара, ул беркая да китеп йөрмәсен. Без сиңа яңа күлмәк алып кайтырбыз,— дигәннәр.... -
05 сентября 2019 13:32
Гаилә әгъзалары турында табышмаклар
Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Өебезнең нуры ул, барыбыздан олы ул. (Әби) Ул бик күпне күргән, сугышта да булган ул. Йөзе нурлы айдай… Кем дисезме? Ул минем (бабай). Ул зирәк тә, шаян да, акыллы да, әйбәт тә! Иң – иң батыр кеше ул, минем (әти), әлбәттә! Мин аны бик сагындым, күңелем әрни, уйлый...