Камыр батыр
Сценарийны Сәлах Хөснинең "Камыр Батыр" әсәренә ияреп татар теленә өйрәтү тәрбияче - Гыйззәтуллина Алсу Гомәр кызы язды. Катнашалар: Әби Бабай Камыр-Батыр — аларның уллары Сөмбел — ятимә кыз Сакалбай- усал сихерче Карасакал- Сакалбай ярдәмчесе Тылсымчы Беренче пәрдә. Авыл өенең эчке күренеше. Сөмбел җырлый-җырлый өй җыештыра. Сөмбел: Өебез нинди...
Сценарийны Сәлах Хөснинең "Камыр Батыр" әсәренә ияреп
татар теленә өйрәтү тәрбияче - Гыйззәтуллина Алсу Гомәр кызы язды.
Катнашалар:
Әби
Бабай
Камыр-Батыр — аларның уллары
Сөмбел — ятимә кыз
Сакалбай- усал сихерче
Карасакал- Сакалбай ярдәмчесе
Тылсымчы
Беренче пәрдә.
Авыл өенең эчке күренеше. Сөмбел җырлый-җырлый өй җыештыра.
Сөмбел: Өебез нинди якты, матур! Эшем бетте, чигү чигим әле.
Сөмбел җырлап, кулъяулыгы чигә. Өйгә әби керә, сокланып, Сөмбел җырлаганны тыңлап тора.
Әби: Кызым, бигрәк тә матур җырлыйсың инде.
Сөмбел: Әбием, бу бит — минем әниемнең җыры.
Әби: И-и, балам.
Сөмбел: Әбекәй, кара әле кулъяулыгымны.
Әби: Ай-һай, матур чигәсең! ( Искә төшереп.)Тиздән бабаң урманнан кайтыр. Мин кәҗәне савыйм әле. Син табын әзерли тор.
Сөмбел: Ярый, ярый, әбекәй. Мин хәзер.
Әби мич яныннан чүмеч алып чыгып китә. Сөмбел табынга самовар алып куя.
Сөмбел: Әби, бабай мине үз кызлары кебек күрәләр. Минем кебек ятимә кыз кемгә кирәк инде?!
Тавыш: Миңа, миңа!
Сөмбел: Кем бар анда? (Туктап, тирә-ягына карый.) Әй, беркем юк. Ай! Ишетелде генә бугай. (Эшен дәвам итә.)
Тавыш: Миңа, миңа синең кирәгең бар!
Усал Сакалбай килеп чыга.
Сөмбел: А-ба-у-у!.. С-и-и-н к-ем?
Сакалбай: Ха-ха-ха! Бу мин! Үзем бер карыш, сакалым биш карыш
Сөмбел: Бе-бе-бе-бездән сиңа ни кирәк?
Сакалбай: Кадерләп утырт мине!
Сөмбел: Ә... Соң, әйдә, түргә уз.
Сакалбай (Табын артына утыра.): Инде сыйла!
Сөмбел (Тәлинкә белән ашарга бирә.):Хәзер, хәзер. Мә! Аша!
Сакалбай: Нишләп миңа тәлинкә белән генә бирәсең?
Сөмбел: Ә?
Сакалбай: Табагы белән китер!
Сөмбел: Абау! Бер табак аш кай җиреңә сыйсын?
Сакалбай: Бир диләр сиңа!
Сөмбел: Ә-ә-ә... Хәзер, хәзер бирәм, бирәм.
Сакалбай: Кара нинди чибәр кыз! Хе-хе-хе!
Сөмбел (Зур табак белән ашарга бирә): Мә,
аша!
Сакалбай (Табакны күтәреп ашап бетерә.): Шә-ә-әп!.. Ай-яй тәмле пешергән!
Сөмбел (Гәҗәпләнеп): А-а-а! Бер табак аш чөмерде?!
Сакалбай: Тагы китер!
Сөмбел: Та-гы?.. Юк, бабайга гына калды. Юк, юк, юк!
Сакалбай (Кычкыра): Анда минем эшем юк!
Сөмбел: Ә...
Сакалбай: Китер!..
Бу вакытта чүмеч тотып әби килеп керә.
Әби: Бу нинди тавыш? Тфү, тфү! Кем бу? Нәрсәгә кычкыра ул кыяфәтсез?
Сөмбел: Әбекәем, әбекәем, ул бөтен ашны сорый.
Әби: Кунак икәнсең, тыйнак бул! Кая әле... мин сине!.. (Утын алып, Сакалбайга ташлана.)
Сөмбел: Дөрес, әбекәем, дөрес.
Сакалбай (Урыныннан сикереп торып): Ә-ә-ә! Әле сез шулаймы? (Әбигә ташлана.) Мин сезне, мин сезне!.. (Әбине бер якка алып ташлый.) Сине дә!.. (Сөмбелне дә этеп җибәреп, чыгып китә.)
Аркасына утын бәйләме күтәреп, бабай өйгә кайтып керә.
Бабай: Бу нихәл бу? Сөмбел кызым? Анасы?
Сөмбел (Бабай каршысына йөгерә.): Бабакай, бабакай, синме бу?
Бабай: Мин, кызым. Әбиең кайда?
Сөмбел: Әбекәем!
Әби: Мон-дааа! Монда!
Бабай: Әй, ни булды?
Сөмбел: Бабакай, бер карт килде. Үзе кечкенә, ә сакалы озын.
Әби: Әйе. Уф!
Бабай: Ай-яй, явыз Сакалбай ул. Хәзер нишләргә?
Әби: Белмим шул...
Тылсымчы керә.
Бабай: Бусы кем тагын?
Тылсымчы: Мин — тылсымчы... Мин сезгә ярдәмгә килдем.
Сөмбел: Бабай, әби, могҗиза бит бу.
Бабай: Әйе, кызым.
Тылсымчы: Минем киңәшемне тыңлагыз әле. (Төенчегеннән кечкенә курчак алып бирә.) Сез хәзер камыр изеп, менә бу курчакны шунда салып куегыз. Ул сезне Сакалбайдан саклар.
Сөмбел: Ишеттеңме?
Бабай: Ишеттем, кызым, ишеттем.
Тылсымчы чыгып китә.
Әби: Бусы ни булды тагы, атасы?
Сөмбел: Тизрәк, тизрәк, камыр изеп куярга кушты ич...
Әби: Атасы, бар әле, мич артыннан изгән камырны алып чык.
Бабай: Анасы, хәзер, хәзер алып чыгам.
Бабай күәс чиләген алып чыга.
Әби: Әһә, курчакны шунда батырып куйыйк әле.
Курчакны камырга батырып куя.
Сөмбел ( Чиләкне тастымал белән каплап куя.): Менә шулай тизрәк булыр!
Бабай (Бабай чиләкне мич артына алып куя): Ә мин аны менә монда — җылыга алып куям.
Сөмбел: Дөрес, бабакай, дөрес.
Әби: Ярар, булды. Атасы, бар, утын яр, кызым без дә эшләрне бетереп керик.
Сөмбел: Ярый, әбекәй, ярый. (Чыгып китәләр)
Пәрдә артыннан курчак-Камыр Батыр бәйдә була һәм җырлый башлый.
Камыр, камыр, диделәр,
Кабарттылар, изделәр.
Батыр булсын, диделәр.
Мин — Камыр, мин — Батыр!
Әби белән бабай йөгереп чыгалар.
Бабай: Чү, чү! Бу кем?
Әби:Кем син? Нинди малай син?
Курчак малай юкка чыга, ә аның урынына үскән чын малай- Камыр Батыр чыга.
Камыр: Ән-ни, әт-ти!
Мин — Камыр, Камыр, Камыр,
Мин — матур Камыр Батыр!..
Шатланыгыз, көлегез,
Мин — сезнең улыгыз!
Әби: Безнең кеме-без син? Ке-ме-без?..
Бабай: Син безнең улыбызмы?
Сөмбел (Өйгә керә.): Әбекәй, әбекәй, мин... Ә? (Камырны күрә.): Бу кем?
Әби: Бу — безнең улыбыз Камыр!
Сөмбел: Камыр?!
Әби: Улым, таныш бул! Бу Сөмбел була.
Камыр: Сөмбел?
Сөмбел: Әйе
Бабай: Бик уңган, бик акыллы бала ул.
Камыр: Ке-һе-һей! Бик матур кыз.
Бабай: Кара, кара, кызларга да күз төшерә башлады! (Көлешәләр.)
Бик куркыныч тавышлар ишетелә башлый.
Әби (Куркып): Ул, ул... Тагын килә...
Сөмбел: Абау, мин куркам, мин куркам.
Камыр: Кем соң «ул», әни?
Әби (Елап): Усал Сакалбай!
Камыр: Сакалбай?
Әби: Ул бик көчле!
Камыр: Мин үзем сөйләшэм. Ә сез качыгыз!
(Барсы да качалар)
Сакалбай килеп керә.
Сакалбай. (Табын янына килеп утырып) Ә чибәр кыз син кая? Икмәк бир, каймак китер!
Камыр (Сакалбайны эләктереп ала.): Синме ул Сакалбай? Синмени?
Әби (Мич артыннан кычкыра): Шул, шул үзе!..
Камыр Сакалбайны тотып ала.
Сакалбай (Ялынып): Җибәр, сакалымны җибәр!
Камыр: Әти, әни! Сөмбел! Әйтегез, ни эшләтим?
Сөмбел: Кирәген бир! Кирәген бир, Камыр!
Сакалбай (Сөмбелне тотып): Син, чибәркәй, миңа хезмәт итәрсең!
Сакалбай Камыр кулыннан ычкынып Сөмбелне үзе белән алып китә.
Сөмбел: Юк, юк, кирәкми! Җибәр, җибәр! Коткарыгыз!
Камыр: Сөмбел!!!
Әби: Качты, качты! Сөмбелне урлап качты!
Камыр: Эх!
Ә б и, Б а б а й: Сөмбел! (Елыйлар)
К а м ы р: Еламагыз, мин коткарам аны.
Әби: И-и улым, син бик яшь! Дөньяны, тормышны аңлап бетермисең... (Елый.)
Камыр: Мин Сөмбелне коткарам. Хушыгыз, әти-әни!
Бабай: Әйдә, әнисе, баланы озатыйк.Исән-сау йөреп кайт, улым!
Икенче пәрдә.
Сакалбай сарае күренеше. Сакалбай мендәрләр арасына аякларын бөкләп кереп утыра. Кызлар аның күңелен күреп, бию бииләр.
Карасакал (Башын иеп): Бөек ханым... Сакалбай солтаным!
Сакалбай: Сөйлә! Кайда йөрдең? Нәрсәләр ишеттең?
Карасакал: Камыр батыр, Сөмбелне коткарам, ә Сакалбайны җир йөзеннән юк итәм дип, бирегә килә!
Сакалбай: Ха-ха-ха! Килсен, килсен!.. Мин аннан коймак ясармын.
Карасакал: Хи-хи-хи!
Сакалбай: Ә хәзер бар, кит! Сөмбелне чакыр!
Карасакал чыгып китә. Бик күңелсез генә Сөмбел идәнгә кереп утыра.
Сакалбай: Әй гүзәлкәй Сөмбел! Син минем хатыным булырга ризамы?
Сөмбел: Юк,юк, миңа үлем кадерлерәк!
Сакалбай: Ә-ә-ә! Юк, ашыкма, үләргә!.. Менә кара! Шалт! (Байлык белән тулы сандык ачып күрсәтә.)
Сөмбел: Миңа байлык кирәкми!
Сакалбай: Дөньяда миннән дә көчле кеше юк! Риза булсаң, Сакалбай хатыны дип куркып, торырлар!
Сөмбел: Ха-ха-ха! Сакалың белән мактанма! Сакал бит ул кәҗәдә дә бар!
Сакалбай: Күземнән югал!..
Сакалбай чыгып китә.
Камыр: Сөм-бел! Сөм-белкәй!
Сөмбел: Ниндидер якын тавыш... Кем бар?
Камыр: Бу мин — Камыр.
Сөмбел: Камыр, бу синме? (Елый)
Камыр: Мин инде, мин! Елама. Мин сине коткарам.
Сөмбел: Ай, Камыр, Сакалбай бик мәкерле!
Сакалбай тавышы: Ай! Һай, һай!
Сөмбел: Ах!.. Харап булдык! Бирегә киләләр! Кач! Камыр, кач,
кач!
Камыр: Сөмбел, Сөмбел! Мин монда гына!
Карасакал белән Сакалбай чыга.
Сакалбай: Нинди тавышлар монда? Нигә эшләмисең? Кил әле, кил бире!..
Сөмбел: Абау! Җибәрегез! Җибәреге!
Камыр: Җибәр!
Сакалбай: Бу к-е-м?..
Карасакал: Камыр Батыр
Камыр: Җибәр! Бу мин килдем.
Карасакал: Әһә! Син бит Камыр!..
Сөмбел: Җибәр безне, зинһар!
Саклбай: Ә-ә-әй! Сакчылар! Тотыгыз!
Карасакал:Ә тоттым бу йолкышны!
Сакалбай:Нигә килдең?
Камыр: Сөмбелне коткарырга килдем.
Сакалбай: Мә, алайса алып кит аны.
Сөмбелне бакага әверелдерә.
Камыр Карасакал кулыннан ычкынып бакага йөгерә. Карасакал куркып чыгып китә.
Сөмбел: Бака-ка(Пәрдә артыннан бака курчагы чыга)
Камыр: Синме бу Сөмбел.
Сөмбел: Әйе, мин.
Сакалбай : Я, әйт, Сөмбелне үзеңә аласыңмы, юкмы? Я, я! Әйт!
Камыр: А-ла-м! Алам!
Сөмбел: Ба-ка-ка-ка!
Камыр Сакалбайны сакалыннан тотып ала, сугыша башлыйлар.
Сакалбай: Җи-бә-ә-әр сакалымны!.. Җибәр! Алтын бирәм-м-м!
Камыр: үзеңә булсын!
Сакалбай: Сакалымны җибәр, җибә-әр!
Сөмбел: Җибәрмә, җибәрмә, Камыр! Аның көче сакалында! Ба-ка-ка.
Камыр: Ә-ә-ә, шулаймы?
Камыр Сакалбайның сакалын өзеп ала, Сакалбай юкка чыга.
Камыр: Сөмбел, кадерлем минем!
Сакалбайның сихере бетә, Сөмбел яңадан кызга әйләнеп чыга.
Сөмбел: Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Камыр Батыр!
Бергә: Мәңге бергә булыйк!
Казан шәһәре Яңа Савин районының «117 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе