Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 декабря 2023 17:19

Әйдә, этикет кагыйдәләрен искә төшерик.

Дустым, син кунакка йөрергә, тәмле ашарга яратасың, шулай бит? Ә менә табын янында үзеңне дөрес итеп тота беләсеңме соң? Әйдә, этикет кагыйдәләрен искә төшерик!  Ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга кирәк.  Ашаганда кашык, чәнечке һәм пычак куллан. Аш кашыгы белән аш, ә кечерәк десерт кашыгы белән ботка, пудинг, суфле, омлет аша. Ит һәм балык ризыкларын чәнечке һәм пычак ярдәмендә кисеп аша. Бу очракта пычакны уң, ә чәнечкене сул кулда тотарга кирәк. Ә менә макарон яисә спагетти, кәтлитне чәнечке белән генә ашыйлар. Ипине кул белән тотып, аннан кечкенә кисәкне сындырып алалар һәм авызга кабалар.

 

  • Ашар алдыннан кулларны яхшылап юарга кирәк.

  • Ашаганда кашык, чәнечке һәм пычак куллан. Аш кашыгы белән аш, ә кечерәк десерт кашыгы белән ботка, пудинг, суфле, омлет аша. Ит һәм балык ризыкларын чәнечке һәм пычак ярдәмендә кисеп аша. Бу очракта пычакны уң, ә чәнечкене сул кулда тотарга кирәк. Ә менә макарон яисә спагетти, кәтлитне чәнечке белән генә ашыйлар. Ипине кул белән тотып, аннан кечкенә кисәкне сындырып алалар һәм авызга кабалар. 

  • Ризыкны һәрвакыт табын янына утырып аша. Йөреп, аягүрә басып яисә телевизор каршында утырып ашама. Бу очракта син ризыкның тәмен дә сизмәссең, күпме ашаганыңны да белмәссең.

  • Ризыкны аз-азлап кап, яхшылап чәйнә, йот. Авызыңны чапылдатмаска, тавыш чыгармыйча тыныч кына ашарга тырыш. 

  • Кулың яисә авызың буялса, аларны кәгазь салфетка белән сак кына сөртеп ал. Ә тукымадан ясалган салфетканы алдыңа җәеп куй, ул киемеңне буялудан саклар.

  • Өстәл янында уйнап, тәртипсезләнеп утырма. Авызыңда ризык булган килеш сөйләшмә һәм көлмә, урындыкта чайкалып утырма. Бу ямьсез генә түгел, ә бик куркыныч та. Ризык тын юлыңа китсә, син тончыгырга мөмкинсең.

  • Табын янында шуны исеңдә тот: бары тик үз тәлинкәңнән генә аша. Кәстрүлдән, табактан, табын уртасындагы уртак савыттан ашау – тәртипсезлек билгесе. Этикет буенча, уртак савыттагы ризыкны үз тәлинкәңә бүлеп ашарга кирәк.

  • Ризык белән беркайчан да уйнама. Терсәкләреңне өстәлгә куеп утыру, өстәл өстенә башыңны куеп ятып тору шулай ук матур гадәт түгел. Теш арасына ризык керсә, аны табын алдында казып утырма. Ашап бетергәч, тешләреңне чистартып алырсың.

  • Ә хәзер иң мөһиме: ашап бетергәч, пешерүчегә рәхмәт әйтергә онытма! Ашларың тәмле булсын!