Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
31 января 2017 11:10

Кызык мәзәкләр

1. Әнисе алты яшьлек улын хәреф танырга өйрәтә: − Бу нинди хәреф? − Ө-ө-ө. − Ә бу рәсемдә нәрсә? − Өтәч. 2. − Белмисеңме, безнең ташбака кая булды икән? − Ишегалдында. Балаларга чикләвек ватыша. 3. − «Ай донт ноу» ничек тәрҗемә ителә? − Мин белмим... − Син дә белмисең икән!...

4. Урыс теле дәресе:

− Рустам, телефон звОнит или звонИт?

− Белмим, апа, у меня шалтырата

5. Әтисе һәм аның беренче сыйныфта укучы улы вокзалда поезд көтеп утыралар. Улы:

– Әти, безнең каршыда утыручы абый беләсеңме кем?

– Кем?

– Укытучы.

– Каян белдең?

– Утырыр алдыннан ул урындыкны бик җентекләп өйрәнде.

6. Укытучы – Вәлигә:

– Синең бу билгеләреңне күргәч, атаңның чәчләре агарачак бит!

– Агармаячак!

– Нишләп?

– Чөнки аның башы пеләш!

7. Айрат мәктәптән кайтып кергәч:

− Җитте! Бүтәнчә мәктәпкә аяк та атламыйм!

− Нишләп?

− Укый белмим, яза белмим, сөйләшеп утырырга да ярамый!