Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 марта 2017 08:42

16 март - Әкият уку көне

                                                                 Ботка Кичә Фәрит КамАЗ машинасы белән балчык ташып уйнады. Бик нык арыган иде, аяк-кулларын юып тормады, шул килеш...

                                                                 Ботка

Кичә Фәрит КамАЗ машинасы белән балчык ташып уйнады. Бик нык арыган иде, аяк-кулларын юып тормады, шул килеш ятып йоклады. Төшендә карабодай боткасы күрде. Ул зур табакта иде. Уртасындагы чокырына сап-сары май салын- ган, өстеннән хуш исле бу күтәрелә. Фәрит карабодай ботка- сын бик ярата, әнисе аны пешереп кенә тора. Аның авызыннан сулар килде. Капмакчы гына булган иде — кашыгы юк икән. 114 115 Шкафтан кашык алып килгәнче, боткадан җилләр искән. «Их, кул белән генә ашыйсы калган икән», — дип кайгырып торган- да уянып та китте. Бүген Фәрит караңгы төшкәнне түземсезлек белән көтте. Кич җиткәч, әбисенең чәйгә сөт сала торган зур агач кашыгын алды. Ул шундый матур, сарылы-кызыллы бизәкләре елык- елык килеп тора. Фәрит кашыкны, беркемгә дә күрсәтмичә, күлмәк эченә тыкты да караватына барып ятты. Өстенә юрган ябынды, күзләрен йомды. Ул унбиш минут, ярты сәгать, бер сәгать ятты — күзенә йокы кермәде. Күпме генә ятса да йоклый алмады. Түзде, түзде дә, ахырда ялынып: — Ботка, кил, минем тәти кашыгым бар! — диде. Шулчак әнисе йомшак куллары белән аның аркасыннан сөйде һәм, шундый ягымлы, шундый тәмле итеп: — Йокла, улым, йокла, — диде. Фәрит ничек йоклап киткәнен дә сизмәде. Иртән торгач, шатлыгыннан ул чак кычкырып җибәрмәде: өстәл уртасында, буларын бөркеп, карабодай боткасы тора иде. Фәрит күлмәк эченнән тәти кашыкны алды да боткага үрелде. — Улым, юынмыйча ашарга утырган кешене ризык яратмый, — диде әнисе. Фәрит кичә кул-аякларын юмый ятканлыгын исенә төшерде. Һәм төшендә ботканың ни өчен үзеннән качуын аңлады. Ул кашыгын куйды да яхшылап юынды, тешләрен чистартты, ботканы, тагын кача күрмәсен дип, ике мәртәбә карап килде. Әнисе тәти кашыкны да юып куйды. Ул арада әбисе белән бабасы, әтисе белән әнисе, абыйсы белән сеңлесе дә өстәл янына тезелешеп утырдылар. Һәммәсе дә, Фәриткә карап, серле елмайды. Күрәсең, бөтенесен дә тәти кашык кызыктырды. Карабодай боткасы бик тәмле булды. (Фоат Садриев)