Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 марта 2017 10:29

Бу − Кызык!

           Тургай – безнең якларга яз көне иң алдан килә торган күчмә кошларның берсе. Ул басу-кырларда, көтүлекләрдә, болыннарда яши. Әлеге кошларның гәүдә озынлыгы 16-20 см, ә авырлыгы нибары - 40 грамм тәшкил итә. Карасу таплы сары төстә булуы аңа чит-ят күзләрдән яшеренергә ярдәм итә. Оясын үлән...

           Тургай – безнең якларга яз көне иң алдан килә торган күчмә кошларның берсе. Ул басу-кырларда, көтүлекләрдә, болыннарда яши. Әлеге кошларның гәүдә озынлыгы 16-20 см, ә авырлыгы нибары - 40 грамм тәшкил итә. Карасу таплы сары төстә булуы аңа чит-ят күзләрдән яшеренергә ярдәм итә. Оясын үлән биек булып үскәч кенә ясый. Болай эшләгәндә, оя үлән арасыннан дошманына күренмәячәк. Җәй буена ике мәртәбә бала чыгара. Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Җырлап спираль буенча әйләнә-әйләнә, ул һаман югарырак күтәрелә, җырлап аска төшә, төшеп җиткәндә генә тынып кала, тагын өскә күтәрелә, тагын сайрый. 2-3 минут, ә кайвакытта 10-12 минут буена туктамый сайрый ул. Аның җыры өстән, зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра. Тургайлар яхшы җырчылар гына түгел, безнең менә дигән булышчыларыбыз да. Кырлардагы зарарлы бөҗәкләрне чүпләп тә, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәләр алар.