Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 марта 2017 07:29

Минзәләнең "Алтынчәч" балалар бакчасында Туган тел көне

«Һәркемдә тел – бөек ана теле, ана сөте белән ачыла» Исәнмесез! – дип, сәламлиләр татарлар . Здравствуйте! –ди, күрешкәч урыс халкы. Марилар – Поро кече! Чувашлар – Авана! Башкортлар – Һаумыһыгыз! Һәр халык үзенчә, туган телендә исәнләшә һәм сөйләшә! Минзәлә шәһәре 2 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында Халыкара туган телләр...

Аның төп максаты − Халыкара туган телләр көне турында мәгълүмат алу гына түгел, ә балаларны төрле милләтләр белән таныштыру, аларның күптөрлелегенә игътибар бирү, телләрне кече яшьтән үк өйрәнүгә кызыксыну уяту. Күпмилләтле Республикабызда туган телебезгә ихтирам, мәхәббәт хисе аша һәр халыкның теленә толерантлык хисе тәрбияләү.

Бәйрәм туган телгә багышланган татар, рус шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды.

Балалар төрле халык киемнәреннән киенеп килгәннәр иде. Бәйрәмдә аеруча Идел буе халыклары костюмнарыннан киенгән зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары рус, башкорт, татар, мордва, чуаш, мари халык уеннарын бик яратып уйнадылар. Ерак һинд иленнән килгән «кунак» та бар иде. Ул балаларга дөньяда юкка чыга торган телләр проблемасы  турында сөйләде. Балалар белән бергә бу мәсьәләдән чыгу юлларын эзләделәр. Туган телне сакларга, әти-әниләр белән бары тик туган телдә сөйләшергә кирәклеген, туган телдә күбрәк шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар ятларга кирәклеген азсызыкладылар.                                                                        

Татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Альбина Рәфыйк кызы Фәрдиева.

{jlex}folder:images/30.03.2017{/jlex}