Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 марта 2017 14:44

Казанның Авиатөзелеш районы 33 нче мәктәбендә очрашу узды

Бүген, ягъни 30 март көнне, Казанның Авиатөзелеш районының 33 нче мәктәбендә күңелле очрашу кичәсе узды. Тулырак мәгълүмат һәм фотолар белән түбәндәрәк танышырга була:

 

Очрашу барышында журналыбыз мөхәррирләре «Салават Күперене»ң тарихы, эчтәлеге һәм кызыклы конкурслары белән якыннанрак таныштырды. Чара укычылар һәм аларның мөгаллимнәре тарафыннан оештырылган чыгышлар, музыкаль номерлар, биюләр белән үрелеп барды. Күп укучылар әлеге очрашудан соң, кызыксыну йөзеннән журналыбызга язылдылар. Очрашу ахырында һәрбер балага «Салават Күпере» журналы бүләк ителде.

Алга таба да дуслашып, аралашып яшик дигән теләктә очрашу тәмамланды.

{jlex}folder:images/33 skola{/jlex}