Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 апреля 2017 08:08

6 нчы апрель – Бөтендөнья мультфильмнар көне

6 нчы апрель – Бөтендөнья мультфильмнар көне. Ул 2002 елда кертелгән. Мультипликациядә беренче адымнар кинематографка кадәр үк барлыкка килә. Рәсемне хәрәкәткә китерергә теләү омтылышлары күп була. Шулай итеп 19 гасырның беренче яртысында гади генә мультипликация барлыкка килә. Алга таба аңа нигезләнеп киноаппарат та уйлап табалар. Тулырак мәгълүматны түбәндәрәк укыгыз:

1892 нче елны француз уйлап табучысы, рәссам Эмиль Рейно Парижда Гревен музеенда үзенең хәрәкәтләнүче картиналар күрсәтә торган праксиноскоп дигән аппараты белән «Вокруг кабины» дигән лента күрсәтә.

Беренче анимация фильмнарын Альберт Смит һәм Джон Стюарт Блектон төшерәләр. 1906 нчы елда алар «Комические фазы смешных лиц» фильмын күрсәтәләр. Шулай ук Вальтер Бут «Рука художника» дигән фильм төшерә.

Бөтендөнья мультфильмнар көнен үткәрү идеясе 2002 нче елда барлыкка килә һәм шуннан алып дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә башлый. Бу көнне бөтен җир шары аниматорлары фильмнарның программалары белән алмаша, халык алдында фильм караулар оештыра. Мультфильм сеанслары бер үк вакытта күп кенә илләрдә бара.

Россиядә Бөтендөнья мультфильмнар көне 2007 нче елдан билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Санкт-Петербургта атаклы Пластилин Каргага (мультфильм герое) һәйкәл куелган.