Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
19 апреля 2017 08:47

Сезнең көчегез нидә?

Сезгә тест тәкъдим итәбез. Ул характерыгызның иң көчле якларын табарга ярдәм итәчәк. Түбәндәге 8 рәсем арасыннан сезгә иң ошаганын сайлап алыгыз һәм үзегез турында укыгыз.

1 тип – “идарәче”. Әлеге кешеләр идарә итү, җитәкче булу сәләтләренә ия. Алар матур сөйли, башкаларны үзенә ышандыра ала, яңа кешеләр белән уртак телне тиз таба.

2 тип – “җаваплы башкаручы”. 1 типта аталган күп кенә сыйфатларга ия, ләкин җаваплы карар кабул итәргә туры килгәндә, югалып калырга мөмкин. Шуңа мондый кешеләр кушылган эшне яхшы башкара, үзләренә бик таләпчән карый, гаделлекне сөя.

3 тип – “шикләнүчән”. Боларның сәләтләре бик күп: куллары эш белә, телләре дә “тәмле” сөйли. Гадәттә аларга бер һөнәрдә генә тар була, кинәт кенә эш урынын алыштырып куярга мөмкиннәр. Тәртипсезлеккә чыдый алмыйлар, моның аркасында башкалар белән низагка да керергә мөмкиннәр.

4 тип – “галим”. Еш кына алар бу дөньядан читләшкән була, бар нәрсәгә үз карашлары бар. Һәр адымын алдан уйлап башкаралар, кешеләр юк-барга белән талашмаска тырышалар.

5 тип – “интуитив”. Яңалыкны, аларга моңа кадәр таныш булмаган өлкәләрне яраталар. Җәмгыятьтә җәберләнгәннәрне яклаучы ролен үтиләр. Ләкин үзләренең ирекләрен чикләүчеләрне өнәп бетермиләр.

6 тип – “уйлап табучы”. Фантазияләре бай, еш кына сәнгать, интеллектуаль иҗат белән шөгыльләнәләр. Интуитив кебек үк, үзләре уйлап тапкан нормалар буенча яшиләр, читтән тәэсирне яратмыйлар. Эмоциональ кешеләр.

7 тип – “эмотив”. Тормышлары бүтәннәр өчен борчылып үтә. Алар сугыш, канкоешны сурәтләгән фильмнарны да авыр кичерә. Чит кешенең проблемаларын чишү өчен энергияләрен сарыф итәләр, нәтиҗәдә үз планнары тормышка ашырылмый калырга мөмкин.

8 тип – “битараф”. 7 типның капма-каршысы. Болар бүтәннәргә гомумән игътибар итми. Әгәр бу кеше яхшы белгеч икән, ул башкаларны үзе дөрес дип тапкан әйберләрне үтәргә мәҗбүр итәчәк. Аңа “корылык” хас, шуңа авыр минутларда ул проблемаларын башкалардан яшерә, ябыла.

(“Ватаным Татарстан”, № 99, 28 июнь, 2013 ел)