Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 июля 2019 11:59

Без «Ворлдскиллс»ка әзер!

«Салават күпере» балалар журналының җәйге июль саны почта тартмаларына һәм кибет киштәләренә барып җитте. Журнал һәрвакыттагыча күңелле сюрпризларга бай итеп эшләнде. Казан шәһәрендә 22-27 августта узачак 45 нче эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына бәйле рәвештә журналның июль саны һөнәрләргә багышланган. Үз һөнәренең остасы булу өчен орлыкларны кечкенәдән...

«Салават күпере» балалар журналының җәйге июль саны почта тартмаларына һәм кибет киштәләренә барып җитте. Журнал һәрвакыттагыча күңелле сюрпризларга бай итеп эшләнде.

Казан шәһәрендә 22-27 августта узачак 45 нче эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына бәйле рәвештә журналның июль саны һөнәрләргә багышланган. Үз һөнәренең остасы булу өчен орлыкларны кечкенәдән салырга кирәк. Журналыбызның даими укучылары инде һөнәрләрне сайлап та өлгергәннәр, «Салават күпере»ндәге «Мин үскәч» бәйгесенә ел дәвамында «бакчачы», «дизайнер», «табиб», «пешекче» булып төшкән фотосурәтләрен җибәреп тордылар. Июль аенда бәйгегә йомгак ясалды һәм барлык фотосурәтләр дә журналның тышлыгында урын алды.

«Салават күпере» яңалыкка омтылуын дәвам итә, журналыбыз хәзер наклейкалар белән чыга башлады, алар белән 4-5 битләрдә урнашкан һөнәрләр белән бәйле уеннар тагы да кызыклырак булачак. Әдәбият сөюче дусларыбыз юбиляр шагыйрь Зиннур Мансуровның «Калага күчкән су анасы» шигырен татар, рус һәм инглиз телләрендә укый алачак. Журналның урта битләре «Африка хайваннары» дип исемләнгән китапчык формасында эшләнгән, укучыларыбыз крокодил, жираф һәм дөя турында кызыклы мәгълүматлар белән танышырлар. QR-код ярдәмендә татар телендә сайтыбызда урнашкан видеолар да карап була.

«Салават күпере» укучыларын тәм-томсыз да калдырмадык, җиләк-җимешләрдән ясала торган туңдырма рецепты әзерләдек. Журналның ахыргы битендә укучылар үз куллары белән «Тәм-томнар остасы» ясап карый алачак.

Дустым, «Салават күпере»нең барлык серләрен дә чишеп бетермибез, шуңа күрә журнал белән танышырга ашык!