Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 июля 2019 13:59

Санамышлар

Җыелганнар кошкайлар, Безнең нәни дускайлар. Песнәк, чәүкә, саескан, Күгәрчен артка поскан. Син, карга, син, чыпчык, Тәрәзәдән очып чык. *** Өйгә кергән бер чыпчык, Очып йөри чык-чырык. – Чыпчык, чыпчык, син чыпчык! Атлап түгел, очып чык! *** Тор, тор, тургай, Таң ата бугай, Тургай, чыпчык, Син кал, бу чык! *** Аладан,...

Җыелганнар кошкайлар,

Безнең нәни дускайлар.

Песнәк, чәүкә, саескан,

Күгәрчен артка поскан.

Син, карга, син, чыпчык,

Тәрәзәдән очып чык.

***

Өйгә кергән бер чыпчык,

Очып йөри чык-чырык.

– Чыпчык, чыпчык, син чыпчык!

Атлап түгел, очып чык!

***

Тор, тор, тургай,

Таң ата бугай,

Тургай, чыпчык,

Син кал, бу чык!

***

Аладан, боладан,

Песи бара колгадан.

Песи түгел, ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

***

Әке-пәке-эремчек

Син калып тор, ә бу чык.

***

Әлчи, бәлчи,

Әни күлмәк үлчи

Үлчи торгач җитмәде,

Кисә торгач бетмәде.

Чәүкә, чыпчык,

Син кал, бу – чык!

***

Әлчи, бәлчи,

Әни миңа күлмәк үлчи.

Әнә тора бер чыпчык,

Менә тора бер чыпчык,

Артык булсаң, очып чык.

Фото: pixabay.com