Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 августа 2019 07:32

Тел төзәткеч тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндергечләр

(Кат-кат әйтергә) Мин әйтә алам, Кем әйтә ала, Әхмәт, син әйтеп кара. (э, а) Әрәмәдәге әрем әче. (э) Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда, Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б) Мин агамның дагаланган Атын дагалаганмын, (г) Үгезегез үзегезнеке, Мөгезе үгезегезнеке, (з) Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з) Кара...

(Кат-кат әйтергә)

Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

Әхмәт, син әйтеп кара. (э, а)

Әрәмәдәге әрем әче. (э)

Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)

Мин агамның дагаланган

Атын дагалаганмын, (г)

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке, (з)

Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

Карга, кара, кара, карга!

Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган, (т, к)

Тау башындагы таллыкта

Тукраннар тукылдый, (т)

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)

Чыбык-чабык дип чыгып чабып,

Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)

Таулар биек таллардан

Тал бөресе балланган, (л)

Көчле кеше очлы шөшле

Белән шушы төшне тиште, (ш)

Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә, (җ)

Фото: pixabay.com