Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 апреля 2017 10:18

Аякларыгызны саклагыз!

      Кешенең аякларына зур көч килә, бигрәк тә аягүрә эшләгәндә, тигезсез юлдан йөргәндә, авыр йөк ташыганда шулай була. Буыннар һәм сеңерләргә төшкән көч аякларның аруына һәм авыртуына китерә. Ул баштарак йөргәндә генә сизелә, аннары инде утырып-ятып торганда да тынгылык бирми. Аяк табаннары зарарлана, башка төрле үзгәрешләр килеп чыга....

 

      Соңгы елларда веналарның бүртеп-бүртеп чыгуы (варикозное расширение вен) бик тә киң таралды. Бүрткән урында тире юкара, коңгыртрак төс ала. Бу төеннәр кан әйләнеше бозылуын һәм веналарның киңәюен күрсәтә.

      Веналарның бүртүен дәвалау шактый авыр, шунлыктан аларны булдырмаска тырышырга кирәк. Бер урында озак басып тормагыз, күбрәк йөрегез, аякларны чыныктырыгыз. Йөкле хатыннар аеруча игътибарлы булырга тиеш. Әлеге авыру, күбесенчә, нәселдән килә.

      Веналарның бүртүенә эч кату да сәбәпче була, шуңа күрә вакытында тышка чыгарга тырышыгыз. Тыгыз резинкалы оекбашлар һәм гольфлар кимәгез, чөнки тыгыз резинка кан йөрешен тоткарлый. 

      Веналар бүрткәндә аякка массаж ясарга ярамый, чөнки оешкан канның урыныннан кузгалып, йөрәккә һәм үпкәләргә агып килүе ихтимал. Моның кинәт үлемгә китерүе бар. Сәламәт кешеләр өчен исә аякларга массаж ясау, киресенчә, веналар бүртүенә каршы менә дигән чара, су процедураларын сауна белән бергә кушканда, массаж тагын да файдалы.

      Аяклар өчен төрле күнекмәләр ясагыз. Алар аякларны ныгытыр, авырып китүдән, яссы табанлылыктан саклар. Бу күнекмәләрне иртәнге гимнастикага кертегез. Аларны көндез һәм кич башкаруда файдалы.

      Күнекмәгә керешкәнче аяк киемен салыгыз, башта аякка артык көч китерми торган күнекмәләрне утырган яки ятып торган килеш эшләгез. Аяк бармакларын бөгегез, турайтыгыз, аннары баш бармакларны аерыгыз. Бер аягыгыз белән икенчесенә оекбаш киертегез. Аяк бармаклары белән вак әйберләрне (шешә бөкеләрен, уен кашыкларын) чөеп җибәрегез һәм тотып алыгыз. Аяк бармаклары арасына кыстырган карандаш белән берәр сүз язарга тырышып карагыз. Чалкан яткан көе «велосипедта йөрү» — менә дигән күнекмә.

      Әкренләп күнекмәләрне катлауландыра барырга кирәк. Мәсәлән, аяк очында, табан кырыйларында йөрергә, бер урында йөгерергә мөмкин. Аннары бер аякта торган көе икенче аяк белән тукыма кисәген үзеңә таба тартып китерергә, кәгазь бөгәрләргә, төрле вак әйберләрне күтәреп алырга һәм чәчәргә була. Идәнгә сузып салынган бау буйлап йөрү дә файдалы күнекмә.

      Җир өстендә, үләндә, комда һәм ташлар өстеннән яланаяк йөрүне күнекмәләр рәтенә кертергә ярый. Аяк бармаклары белән ташлар алыгыз, үлән йолкыгыз, тик алар очлы, чәнчи торган булмасын. Суда йөзү, һәртөрле хәрәкәтләр ясау — аяклар өчен шулай ук бик файдалы күнегүләр.

Чыганак: http://www.igelek.ru