Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 апреля 2017 06:17

Каен суы

        Каен суы – каенның сынган яки кисегән кәүсәсеннән һәм ботакларыннан тамыр басымы ярдәмендә агучы, бик тә файдалы су. Каен суы кеше организмына бик тә уңай тәэсир итә.              Медицина тикшеренүләре күрсәтүенчә 3 атна буена көнгә бер тапкыр булса да, бер стакан каен суы эчү, язгы хәлсезлек,...

        Каен суы – каенның сынган яки кисегән кәүсәсеннән һәм ботакларыннан тамыр басымы ярдәмендә агучы, бик тә файдалы су. Каен суы кеше организмына бик тә уңай тәэсир итә.

             Медицина тикшеренүләре күрсәтүенчә 3 атна буена көнгә бер тапкыр булса да, бер стакан каен суы эчү, язгы хәлсезлек, авитаминоз, арыганлык һәм депрессиягә каршы сизелерлек ярдәм итә. Ә иң әйбәте көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала куллану. Каен суы, каен серкәсенә  аллергия булган кешеләргә киңәш ителми.

      Фитотерапия күзлегеннән чыгып караганда, каен суы, табигый продуктлар арасында, матдәләр алмашуын яхшыртучы иң яхшы чара булып тора. Гади судан аермасы бик зур булмаса да, каен суы, ашказаны эшчәнлегенә  уңай тәэсир итә, чөнки ул бик яхшы һәм тиз әчү үзенчәлегенә ия.

      Шулай ук каен суы организм өчен кирәкле шикәрләр, органик кислоталар, ферментлар, кальций, магний, тимер тозлары, микроэлементларга бай. Аны авитаминоз, кан авырулары, буыннар, тире авырулары, шулай ук ангина, бронхит, үпкә ялкынсынуы (пневмония) һәм башка тын юллары авырулары вакытында кулланырга киңәш итәләр. Шулай ук ашказаны җәрәхәте, бавыр, уникеилле эчәк, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары һәм венерик чирләрдән дә файдасы бар.

          Экологлар теләсә кайсы каеннан су алырга киңәш итми. Бары кәүсәләре, тамыры нык булган агачларны гына тишәргә ярый. Җирдән 50 сантиметр биеклектә дрель белән бары 3-4 сантиметр тирәнлектә генә тишек ясап, су агыр өчен махсус улак куялар. Савытны агачка ук терәп урнаштырсаң, ярты согың җиргә агып бетәргә мөмкин. Бер агачтан көненә 1 генә литр су агызырга киңәш ителә.  Ахыр­дан каендагы тишекне бакча сумаласы, җилем, пластилин белән томалап куярга кирәк.