Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 апреля 2017 10:55

Күзләреңне сакла!

Күзегез һәрвакыт балкып торсын өчен А, Е, С һәм В витаминнарын кулланырга кирәк. Алар кишер, петрушка, диңгез ризыклары, кара җиләктә, чикләвек, йомырка, ярмаларда бар. Күз өчен чып-чын могҗиза — 1 стакан кишер суы — аны көнгә бер тапкыр эчү дә җитә. Ә менә бавырга көч китерә торган әйберләрдән (майлы, шикәрле ризыкларны...

 

75 процент информацияне кеше күз аша ала. Дөрес тукланмау, пычрак тирә-юнь, озак итеп телевизор карау күзгә бик начар тәэсир итә. Компьютерда эшләгәндә монитордан 50-70 сантиметр ераклыкта утырырга һәм һәр сәгать саен күзне 5-10 минут ял иттереп алырга кирәк.

Күзләр сәламәтлеге өчен берничә киңәш:
– Укыганда китапны 30-35 см ераклыкта тотарга кирәк;
– Күз төпләре кара янса, шешсә, артык калган кара чәйне марляга төреп, күз төпләренә 15 минутка тидереп торыгыз. Шулай ук, ромашка яки бөтнек суына тидерелгән мамыктан да күзләрегезгә компресс ясый аласыз;
– Әгәр күзләрегез арыса, вакыт-вакыт аларга салкын су сиптереп алыгыз. Бу үзенчә күзләр өчен массаж булыр;
Күз кабагы шешенсә, чи бәрәңгене угычтан уып, марляга төрегез дә 15-20 минутка күзегезгә куегыз.