Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
02 декабря 2019 18:46

Кискен экзантема (розеола)

Үткән язмаларда без симптомнарсыз гына тән температурасы күтәрелү очракларын карап үткән идек. Кискен экзантема (розеола) – шундый авыруларның берсе. Бу – гаҗәеп характерлы билгеләре булган бик «кызыклы» инфекция. Башта баланың тән температурасы күтәрелә, һәм шуңа бәйле хәлсезлек, йокымсырау, ризыктан баш тарту кебек симптомнар барлыкка килә. Ләкин моннан башка берни дә...

Үткән язмаларда без симптомнарсыз гына тән температурасы күтәрелү очракларын карап үткән идек. Кискен экзантема (розеола) – шундый авыруларның берсе.

Бу – гаҗәеп характерлы билгеләре булган бик «кызыклы» инфекция. Башта баланың тән температурасы күтәрелә, һәм шуңа бәйле хәлсезлек, йокымсырау, ризыктан баш тарту кебек симптомнар барлыкка килә. Ләкин моннан башка берни дә – йөткерү, томау төшү, эч китү, берәр җир авырту күзәтелми. Бу сәер халәт 3, сирәгрәк 5 көнгә сузыла, аннан соң баланың тән температурасы нормальләшә, ул уйный, өй буйлап йөгереп йөри башлый. Әни кеше тынычланырга да өлгерми, температура төшеп, 10–20 сәгать үтүгә, баланың тәне кискен ал таплар белән каплана. Алар нокталар яисә вак таплар рәвешендә була ала. Баланың хәле начарланмый, ә таплар үзләреннән-үзләре 4–7 көндә юкка чыга. Бу авыру «розеола» дип атала. Ул куркыныч түгел, катлаулы авыруларга әверелми, аны хәтта дәваларга да кирәк түгел.

Ләкин, кызганычка каршы, балалары 3–5 көн буе югары температура белән «янып» йөргәндә, әти-әниләр сабыйларына 3–4 төрле дару бирергә өлгерә. Температура төшүне алар даруның файдасы, ә ал тапларны аллергаия буларак кабул итә. Аллергиядән каршы препаратлар исә болай да юкка чыгачак тапларны «дәвалый».