Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
16 июня 2020 13:19

ЭРЕМЧЕКЛЕ СИННАБОН РЕЦЕПТЫ

Синнабонның камыры өчен: 350 г он, 5 г коры чүпрә, 100 г сөт, 50 г шикәр комы, 50 г маргарин (атланмай, үсемлек мае), 70 г каймак, 3,5 г тоз. Эчлек өчен: 500 г эремчек, 1 йомырка, 100 г шикәр комы Крем: 200 г кибет каймагы, 1 -2 аш кашыгы шикәр...

Синнабонның камыры өчен: 350 г он, 5 г коры чүпрә, 100 г сөт, 50 г шикәр комы, 50 г маргарин (атланмай, үсемлек мае), 70 г каймак, 3,5 г тоз.

Эчлек өчен: 500 г эремчек, 1 йомырка, 100 г шикәр комы

Крем: 200 г кибет каймагы, 1 -2 аш кашыгы шикәр комы.

Камыр басарга һәм җылыга кабартырга куярга. Кабарып менгәч баскалап янә кабартырга. Аннары камырны җәяргә һәм өстенә эчлекне ягарга, рулет итеп төрергә. Рулетны кисәкләргә бүлеп чыгарга һәм майланган табага ара калдырып тезәргә. Табада килеш бер-берсенә кушылганчы кабартырга. Аннары духовкага куярга.

Синнабонны духовкадан алып, кайнар килеш өстенә кремны мулдан агызырга. Кремга бер йомырка да өстәргә мөмкин, ул вакытта синнабоннарны сүндерелгән, әмма кайнар духовкага 10 минутка куярга кирәк.
kaibicy.ru
Автор: Альфия Салимгараева