Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июня 2020 10:13

Ит рулеты

Кирәк: 1 кг сыер ите 1 суган 0,5 ст ипи вагы 1 йомырка 2 а.к. вакланган петрушка 100 г төелгән миндаль суган кыягы кара җимеш тоз, борыч Иттарткычтан үткәрелгән иткә вак итеп туралган суган, ипи валчыгының яртысын, йомырка, тоз һәм борыч кушып болгатырга, һәм 1,5 см калынлыкта фольгага җәяргә. Өстенә...

Кирәк:

1 кг сыер ите

1 суган

0,5 ст ипи вагы

1 йомырка

2 а.к. вакланган петрушка

100 г төелгән миндаль

суган кыягы

кара җимеш

тоз, борыч

Иттарткычтан үткәрелгән иткә вак итеп туралган суган, ипи валчыгының яртысын, йомырка, тоз һәм борыч кушып болгатырга, һәм 1,5 см калынлыкта фольгага җәяргә.

Өстенә калган ипи вагын, петрушка сибәргә.

Суда торган һәм вак итеп туралган кара җимешкә миндаль, вакланган яшел суганны кушып болгатырга һәм фаршка ягарга.

Рулетны төреп, майланган табага салырга һәм 30 минут духовкада пешерергә.

Аннан алып кетчуп белән майларга һәм духовкада 15 минут тотарга.

Татар ашлары