Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
22 июня 2020 13:09

Сарымсаклы балык

Кирәк:1 кг балык5–7 тырнак сарымсак100 грамм су1 аш кашыгы кукуруз онытоз, борыч Эш барышы:Чистартылган балыкны 6–8 см калынлыкта кисеп, һәр кисәккә 2–3 кыек кисем ясагыз, тоз, борыч сибегез.  Табада үсемлек маен җиңелчә төтен чыгарлык итеп кыздырыгыз. Балык кисәкләрен онда әвәләп, әзер булганчы ике ягын да әлеге майда кыздырыгыз. Сарымсакны сарымсак чыккыч аша чыгарып,...

Кирәк:
1 кг балык
5–7 тырнак сарымсак
100 грамм су
1 аш кашыгы кукуруз оны
тоз, борыч

Эш барышы:
Чистартылган балыкны 6–8 см калынлыкта кисеп, һәр кисәккә 2–3 кыек кисем ясагыз, тоз, борыч сибегез.  Табада үсемлек маен җиңелчә төтен чыгарлык итеп кыздырыгыз. Балык кисәкләрен онда әвәләп, әзер булганчы ике ягын да әлеге майда кыздырыгыз. Сарымсакны сарымсак чыккыч аша чыгарып, тоз, борыч белән катнаштырыгыз. Кайнап суытылган су һәм аш серкәсе өстәгез. Балыкны савытка тезеп, өстенә сарымсаклы соусны сибеп, яшел тәмләткечләр белән бизәгез.

Татар ашлары