Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 июля 2020 07:13

Җиләкнең файдасы

Хәзер урман-кырларда җиләк пешкән вакыт. Әле генә сабагыннан өзелгән җиләк файдалырак. Урманнан өйгә кайтканчы ул шифалы көчен бераз җуйган була. Җир җиләге артык үтне бавырдан һәм үт куыгыннан чыгара, канны чистарта һәм үт куыгындагы ташларны эретеп чыгара. Җир җиләге йөрәк өчен файдалы, атеросклерозны дәвалый, йөрәктә ишемия булганда шифасы бар. Артык...

Хәзер урман-кырларда җиләк пешкән вакыт. Әле генә сабагыннан өзелгән җиләк файдалырак. Урманнан өйгә кайтканчы ул шифалы көчен бераз җуйган була. Җир җиләге артык үтне бавырдан һәм үт куыгыннан чыгара, канны чистарта һәм үт куыгындагы ташларны эретеп чыгара. Җир җиләге йөрәк өчен файдалы, атеросклерозны дәвалый, йөрәктә ишемия булганда шифасы бар. Артык тозларны куа. Подагра һәм ревматизмны да җиләк дәвалый. Шулай ук җиләк күзәнәк мембранасын яхшырту, тире күзәнәкләрен яңарту үзлегенә ия.

Җиләк яфрагы, сабагы һәм чәчәк төбе составына микробларга каршы көрәшүче матдәләр, фитонцид, С витамины һәм флавоноидлар керә. Шулай ук анда шикәр, органик кислота, клетчатка, пектин, дубил һәм минераль матдәләр, В төркеме витаминнары, каротин бар.

Җиләкнең дәвалау үзлекләре:

- ашкайнатуны яхшырта,

- эчәсе килүне баса,

- аппетитны арттыра,

- ялкынсыну процессларына каршы тора, ашказаны җәрәхәте ачылуны тоткарлый,

- дизентерия, гастрит, азканлылык вакытында кулланыла,

- мультивитаминлы комплекс булып тора,

- организмны гомум ныгыта,