Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 июля 2020 09:30

Җәй көнендә эссе сугудан саклану өчен педиатрлар нәрсә киңәш итә?

Балалар белән күләгәдә йөрергә кирәк. Иң шәп вакыт – көндезге унбергә кадәр. 12.00 алып 16.00 кадәр ачык һавада эссе көнне булырга киңәш ителми. Бу вакытта өйдә, яхшы җилләнә торган урында булу хәерле. Балаларны урамга алып чыкканда табигый тукымалардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирергә кирәк. Башына кепка, яисә яулык кию зарур. Балага...

Балалар белән күләгәдә йөрергә кирәк. Иң шәп вакыт – көндезге унбергә кадәр. 12.00 алып 16.00 кадәр ачык һавада эссе көнне булырга киңәш ителми. Бу вакытта өйдә, яхшы җилләнә торган урында булу хәерле.

Балаларны урамга алып чыкканда табигый тукымалардан тегелгән киемнәргә өстенлек бирергә кирәк. Башына кепка, яисә яулык кию зарур.

Балага үзегез белән эчә торган су алыгыз, эссе һавада урамда ашату киңәш ителми.

Гомумән, эссе көндә балаларга күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашатырга кирәк, майлы, авыр ризыкларны бирмәгез. Ашагач та урамга чыгу киңәш ителми.

Балалар белән курортка, килгәнсез икән, су коену белән ярда утыруны чиратлаштырырга кирәк. Бала кояш астында йокыга китмәсен. Битен юешләнгән яулык белән сөртергә, яисә салкын су белә юып торырга кирәк.

Эссе сугуның беренче билгеләре: бик каты сусау, төкерек кимү, йокы килү, хәлсезләнү. Яшь балаларның организмы өчен күп сыеклык югалту аеруча куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә, балагызда эссе сугу билгеләрен сизәсез икән, аны чишендереп салкынча, яхшы җилләнә торган урынга илтергә кирәк. Шул ук вакытта күп итеп су бирергә, тәнен су белән сөртергә, башына, аркасына, күкрәгенә салкынча компресслар куярга киңәш ителә.