Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 декабря 2019 07:56

Курчак – иң затлы бүләк. Кукла – драгоценный подарок.

Курчак – иң затлы бүләк Һәр баланың яраткан шөгыле, яраткан уенчыгы була. Малайлар күбрәк машина, конструктор, робот белән уйнаса, кызлар нәни чакларыннан ук курчак белән «дуслаша». Нәни кызчык курчагы белән бергә ашый, киенә, юына, йоклый. Курчагы аның якын дусты да, тугры сердәше дә була. Ә борынгы кешеләр дә курчак уйнаган...

Курчак – иң затлы бүләк

Һәр баланың яраткан шөгыле, яраткан уенчыгы була. Малайлар күбрәк машина, конструктор, робот белән уйнаса, кызлар нәни чакларыннан ук курчак белән «дуслаша». Нәни кызчык курчагы белән бергә ашый, киенә, юына, йоклый. Курчагы аның якын дусты да, тугры сердәше дә була. Ә борынгы кешеләр дә курчак уйнаган микән? Курчак һәрвакыт уенчык буларак кулланылганмы? Иң беренче курчаклар кайда барлыкка килгән? Әйдә, бергәләп бу сорауларга җавап эзлибез.

Иң борынгы курчаклар

Археологлар тарафыннан Борынгы Мисыр территориясендә табылган иң борынгы курчакларга якынча 4 мең яшь. Баштан һәм гәүдәдән генә торган бу кулсыз-аяксыз курчакларны төрле материалдан: таш, балчык, күн, агач, хайван сөякләреннән ясаганнар.

Борынгы кешеләр курчакларның тылсымлы көчкә ия булганлыкларына ышанган. Алар фикеренчә, курчаклар баланы явызлардан саклаган, аның авыруын үзенә алган. Ә төнлә курчак баланың матур төшләр күреп тәмле итеп йоклавын тәэмин иткән. Иң матур курчакларны борынгы кешеләр, яхшы һава торышы, бай уңыш, бәхетле тормыш сорап, үз аллаларына бүләк иткәннәр.

Түрәләр уенчыгы

16–17 гасырларда курчакларны матурлык һәм зәвык өчен ясый башлыйлар. Бу вакытта алар чып-чын сәнгать әсәренә әверелә. Бер курчакны ясау өчен, 70 оста чакырыла. Мондый курчакларның гәүдәсен юкә яисә нарат агачыннан кисеп ясыйлар, башын фарфордан коялар. Аңа иң кыйммәтле, иң затлы тукымалардан тегелгән киемнәр кидертәләр, асылташлар белән бизиләр. Бу вакытта да курчак балалар уенчыгы түгел, ә олылар өчен затлы һәм кадерле бүләк булып санала. Аны бары тик патшалар, зур түрәләр генә сатып ала алган.

1643 елда Франциядә Пандора исемле курчаклар ясала башлый. Алар зурлар өчен тәкъдим ителә. Модельерлар теккән киемнәрен, Пандора курчагына киертеп, француз модасын бөтен дөньяга тарата.

Барби, Бейби борн, Лол...

18 гасырда инде курчаклар күпләп җитештерелә һәм балалар уенчыгы буларак сатыла башлый. Ул еллардан бирле курчаклар бик зур үзгәреш кичерә. Бүгенге көндә аларның ниндиләре генә юк! Курчакларның иң популярларына тукталыйк әле.

Барби курчагын 1959 елда Рут Хэндлер уйлап таба. Аның ире уенчыклар ясау белән шөгыльләнүче Мattel фирмасын җитәкли. Рут ун яшьлек кызлары Барбараның кечкенә бала рәвешендәге пупсик-курчаклар белән кызыксынмавын, ә кәгазьдән хатын-кызлар рәсемнәрен кисеп уйнап утыруын күреп ала. Рут яңа курчакны кызы хөрмәтенә Барби дип атый. Бүген Барбиның зур гаиләсе, йорт хайваннары, затлы машинасы һ.б. бар.

Бейби борн – яңа туган бала кыяфәтендәге курчак. Аны 1991 елда австралияле Виктор Пракас уйлап таба. Бейби борн ашый, елый, көлә, горшокка утыра һәм хәтта суда йөзә ала.

ЛОЛ Сюрпрайз 2016 елда Micro-Games America Entertainment компаниясе чыгара башлый. Зур башлы һәм кечкенә гәүдәле ЛОЛ курчагы махсус пластик тышлык (серле капсула) эчендә сатыла. Ул капсула шар, кыңгырау, чемодан һ.б. формаларда булырга мөмкин. Курчакны кулга алу өчен, җиде катламны ачарга кирәк. Катламнарның һәркайсысында курчакның аксессуарлары: аяк киеме, су эчәр өчен бутылочкасы, сумкасы, киемнәре бар.

Кукла – драгоценный подарок

У каждого ребенка есть любимое занятие и игрушка. Если мальчики предпочитают проводить время с машинками, конструкторами и роботами, то девочки с раннего детства начинают «дружить» с куклами. Девочки кушают, одеваются, умываются и спят вместе со своими любимицами. Кукла становится верным другом юной леди. Интересно, а в древние времена люди играли в куклы? Кукла всегда была игрушкой? Когда появились первые куклы? Давай, вместе найдем ответы на все эти вопросы.

Самые древние куклы

Кукле, найденной археологами в Древнем Египте, около 4 тысяч лет. Тогда куклы, состоящие только из головы и туловища делали из разных материалов: камень, глина, кожа, дерево, кости животных.

Древние люди верили в волшебную силу кукол. По их мнению, эта игрушка оберегала младенца от злых духов, забирала его болезни. А ночью кукла оберегала сон малыша. Самых красивых кукол они дарили своим богам, желая хорошей погоды, богатого урожая, счастливой жизни.

Игрушка для господ

В 16-17 веках куклы начинают изготавливать со вкусом для красоты. В этот период они превращаются в произведения искусства. Чтобы изготовить одну куклу приглашаются 70 мастеров. Туловище таких кукол делают из липы или сосны, а голову отливают из фарфора. Ее одевают в красивую одежду, сшитую из дорогих тканей и украшенную драгоценными камнями. В это время кукла считается не детской игрушкой, а скорее ценным престижным подарком для взрослых. Ею могли владеть лишь цари или высокопоставленные господа.

В1643 году во Франции начали изготавливать куклу по имени Пандора. Они также были для взрослых и служили для того, чтобы распростанять французскую одежду, сшитую модельерами, по всему миру.

Барби, Бейби борн, Лол...

В 18 веке началось массовое производство кукол как игрушки для детей. С тех пор кукла пережила много изменений. Сегодня существует множество разных видов кукол. Давайте остановимся на самых популярных.

Куклу Барби в 1959 году придумала Рут Хэндлер. Ее муж был руководителем фирмы по производству игрушек Мattel. Как-то раз Рут обратила внимание на то, что ее десятилетняя дочь Барбара совсем не играет с куклами-пупсами, а сидит в вырезает изображения женщин из модных журналов. Новую куклу назвали в честь девочки Барби. Сегодня у этой куклы есть большая семья, домашние животные, дорогие машины, дома и много другое.

Бейби борн – кукла, напоминающую новорожденного малыша. Ее в 1991 году придумал австралиец Виктор Пракас. Бейби борн умеет есть, плакать, смеяться, ходить на горшок и даже плавать.

Куклу ЛОЛ Сюрпрайз начинает производить компания Micro-Games America Entertainment в 2016 году. Кукла ЛОЛ с большой головой и маленьким телом продается в специальной пластиковой капсуле. Капсула может быть в форме шара, колокольчика, чемодана и т.п. Чтобы добраться до самой куклы нужно раскрыть семь слоев упаковки, в каждой из которой спрятан акссесуар: обувь, бутылочка, одежда и т.п.