Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля

28 ноябрь 2019 яңалыклары

  • 28 ноября 2019 22:07

    Нәни Джеймс

    Джеймс кечкенәдән еш авырый торган малай була. Шуңа күрә әти-әниләре аны мәктәпкә бирергә ашыкмый. Джеймс Гринок урта мәктәбендә укый да башлый, ләкин аның еш авыруы моңа нокта куя. Әнисе аны укырга, әтисе язарга өйрәтә, арифметика белән таныштыра. Малай күбрәк үз бүлмәсендә дәрес эшләп утыра торган була. Бервакыт әтисенең кунакка килгән...
    124 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 21:46

    Өйдә укучы даһи

    Кечкенә вакытта Аль еш авырый торган бик игътибарсыз малай була. Каналга егылып төшә, элеватор бүрәнкәсенә төшеп китә, ялгыш амбарга ут төртә. Альның әнисе улын укырга, язарга, рәсем ясарга өйрәтә һәм мәктәпкә бирә. Аль барган мәктәп хәзерге мәктәпләрдән бик аерылып тора. Анда балалар китаптагы текстларны, ятлап, бөтен сыйныф алдында сөйләп бирергә...
    141 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 19:36

    Ат

    Кешеләр хайваннарны әле таш гасырда ук үзләренә ияләштерә башлаганнар. Аудан кайтканда, борынгы ирләр үзләре белән кыйргый хайван балаларын ияртеп кайтканнар. Бу хайван балалары кешеләр белән бергә үскәннәр, аларга ияләшкәннәр. Ияләштерү өчен, әлбәттә, бик күп вакыт кирәк булган. Кайвакыт моңа берничә гасыр кирәк булган. Борынгы атларны кешеләр моннан 6 мең ел...
    149 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 15:08

    Балага витаминнар эчертү кирәкме?

    Бигрәк тә кышкы вакытта әти-әниләр балаларга өстәмә рәвештә витаминнар бирергә кирәк микән дип уйлана башлыйлар. Танылган доктор Комаровский бу очракта Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасының фикеренә колак салырга тәкъдим итә: Витаминнар эчерткәнче балаланың рациональ туклануын тәэмин итәргә кирәк. Һәр әти-әни үзенә шундый бурыч куйса, проблемалар булмаска тиеш. Бала көн дәвамында яшелчә,...
    118 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 14:51

    Михаил Девятаев

    Казанның Вахит районында Девятаев урамы бар. Ул бөек очучы-бомбардировщик, Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев исемен йөртә. Михаил Петрович Девятаев крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан елга техникумына, аэроклубка укырга керә. Башка бик күп ватандашларыбыз кебек үк, ул да, сугыш башлангач, Совет армиясе сафларына баса, 104 нче гвардия авиация...
    182 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 13:17

    Дмитрий Карбышев

    Казан шәһәренең Совет районында Карбышев урамы бар. Ул кем хөрмәтенә шулай аталган икән? Дмитрий Михайлович Карбышев (1880–1945) – күренекле галим, инженер, генерал-лейтенант, Советлар Союзы герое. 1900 елда 1 нче Көнчыгыш-Себер сапер батальоны телеграф ротасының кабель бүлеге җитәкчесе була. Рус-япон сугышы вакытында батальонында хезмәт итә, элемтәләр урнаштыра, разведкада эшли. 1907 елда...
    133 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 12:42

    «Сәйяр» фестиваленең нәтиҗәләре

    28 ноябрь көнне мәртәбәле «Сәйяр» фестиваленең соңгы этапы уздырылды. Нәтиҗәләр буенча, бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең 179-нчы мәктәбендә уздырылды. Мәктәпләр арасында җиңүчеләр һәм номинантлар ГРАН ПРИ Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районының «16 нчы татар-инглиз гимназиясе» 1 урын Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы «Азнакай 7 нче урта гомумбелем мәктәбе» Татарстан Республикасы...
    126 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 12:32

    Австралия

    Австралия – җир йөзендәге иң кечкенә материк. Мәйданы – 7,6 миллион кв. км, ул планетабыздагы коры җирнең 5 процентын алып тора. Материк планетабызның көньяк ярымшарында урнашкан. Австралия Һинд океаны, Тасман, Коралл диңгезләре белән юыла. Материкта бары тик бер генә дәүләт – Австралия урнашкан. Аның атамасы «Көньяк җир» дигәнне аңлата. Австралия...
    157 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 09:04

    Антарктида

    Антарктида – Җирнең көньяк полюсында урнашкан материк. Мәйданы – 14,2 миллион кв. км. Материк – мәңгелек салкынлык патшалыгы. Ул калын боз катламы белән капланган. Антарктида Һинд һәм Тын океан сулары белән юыла. Бу материкта бик салкын климат хакимлек итә, монда 90 градуска кадәр салкын була. Антарктидада Кар патшабикәсе генә яши...
    139 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 08:27

    Яңа ел маҗаралары (сценарий)

    Яңа ел маҗаралары Катнашалар: -Шүркә -Елмай -Шалай -Галим -Кыш Бабай белән Кар кызы -Убырлы -Әтәч -Эт Якын дусларыбыз яңа ел иртәсе алып баручылары. Елмай: Исәнмесез балалар! Сезне күрүгә без бик шат, әйеме Шалай. Шалай: Нәкъ шулай. Тик менә чыршыбыз бик моңсу тора. Утлары да янмый, бердә елмаймый. Елмай: Кара әле,...
    759 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 08:24

    Табышмак әйтәм - җавабын тап!

    * Акыллыга да әйттем −  Уйлады да белде;  Акылсызга да әйттем −  Тыңлады да көлде.  (Табышмак)  * Югалткан әйберең түгел, −  Эзләмичә тапмыйсың.  (Табышмак)  * Әйткәч, беләсегез килә,  Белгәч, көләсегез килә.  (Табышмак)  * Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә.  (Мәкаль)  * Моны миңа сөйләде Алдар,  Әгәр сиңа очраса,  Ул...
    241 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 08:13

    Көньяк Америка

    Көньяк Америка – зурлыгы буенча 4 нче урында торучы материк. Аның мәйданы – 17,8 миллион кв. км. Көньяк Америка территориясендә 12 мөстәкыйль дәүләт һәм бер Франция департаменты – Гвиана урнашкан. Әлеге дәүләтләрнең иң зурысы – Бразилия, ул материкның яртысыннан күбрәген алып тора. Иң кечкенәсе – Суринам, анда барлыгы 560 мең...
    180 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 08:07

    "Сак-Сок" бәете 

    Мәдрәсәләрдә китап киштәсе, Сак белән Сокның бәетен ишетәсе. Мәдрәсәләрдә пыяла ишек, Сак белән Сокның бәетен ишет. Әнкәй орышты тимер ук өчен, Әнкәй орышты бигрәк юк өчен. Җимнәр ташыйдыр кошлар басудан, Әнкәй каргады безне ачудан. Самовар куйды, чәйләр эчерде, Эчеп бетергәч, каргап очырды. Яңа туңымны ботак ерткандыр, Гомрем беткәнгә, нәфсем тарткандыр....
    149 тапкыр укылган тулырак укырга...
  • 28 ноября 2019 08:04

    Адашкан шигырьләр

    Күрәсезме, Габдулла Тукайның шигырьләре  адашкан, рәсемнәре буталган. Кайсы шигырь нинди рәсемгә туры килә? Туры килгән шигырь белән рәсем янындагы шакмакны берүк төскә буя.
    138 тапкыр укылган тулырак укырга...