14 июль 2025 яңалыклары
-
14 июля 2025 12:58
Китап укымаган кеше — чәчәк күрмәгән бал корты.
Язмамны шундый матур татар халык мәкаленнән башлыйм әле. Бүген яңа гадәтләр булдыру көне икән. Сез дә үзегездә бүгеннән яңа гадәт кертегез әле, дусларым. Ул – көн саен китап уку булсын. Тикмәгә генә бөек шәхесләребез китап турында шундый матур сүзләр язып калдырмаган бит.